Татарстан Республикасында Европа сыйфаты атналыгы кысаларында чара үткәрелде

2019 елның 12 ноябре, сишәмбе

Татарстан Республикасында Европа сыйфаты атналыгы кысаларында ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе хезмәткәре Роспотребнадзор вәкиле белән берлектә Казан шәһәрендәге базарларның берсендә рейд үткәрде. Чара халык арасында кулланучы белеме нигезләрен арттыруга юнәлдерелгән иде. ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе хезмәткәре Гөлфия Чурсина эшкуарлар һәм сатучылар белән аралашканда кулланучыларның хокукларын яклау буенча закон турында искә төшерде, мәгълүмати буклетлар таратты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International