Бөтендөнья сыйфат көненә багышланган чаралар комплексын үткәрү кысаларында, 14 нче ноябрьдә, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы хезмәткәрләре, Алабуга муниципаль районы Башкарма комитеты белән берлектә, җирле товар җитештерүчеләр: "Елабужский пищекомбинат" ЯАҖ, "Алабуга ит-консерв комбинаты" АҖ һәм "Алабуга сөте" ААҖ продукциясеннән оештырылган күргәзмә-презентациядә катнашты.
Чара барышында теләге булган һәркем җитештерүченең яңа продукциясе белән таныша, аннан авыз итә, аның сыйфатын бәяли алды. Шунда ук кулланучылар җитештерелә торган продукциянең сыйфаты турындагы сораулары белән кулланучыларның хокукларын яклау өлкәсендәге белгечләргә дә турыдан-туры мөрәҗәгать итә алды.