Кулланучыларның хокукларын яклау турындагы закон: сатучы кулланучыга сыйфаты килешүгә туры килгән товарны тапшырырга тиеш

2019 елның 18 ноябре, дүшәмбе

Европа сыйфат атналыгы һәм Бөтендөнья сыйфат көне кысаларында ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы хезмәткәре Лилия Гәрәева, Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсенең Нурлат, Аксубай районнарындагы территориаль органы белгече Андрей Тимирясов белән берлектә, халык өчен дә, шулай ук "Пятерочка", "Магнит", "МТС" сәүдә челтәрләре, шәхси эшкуар В.А.Леннинг, шәхси эшкуар В.Л.Охотников вәкилләре өчен дә консультацияләр характерындагы төрле чараларны үткәрде.

"Кулланучыларның хокукларын яклау турында" РФ Законы кулланучыларның сыйфатлы товарлар (эшләр, хезмәт күрсәтүләр) сатып алуга хокукларын, шулай ук әлеге хокукны гамәлгә ашыру механизмын билгели. Законда сатучы (башкаручы) сыйфаты килешүгә туры килгән товарны кулланучыга тапшырырга (эшне башкарырга, хезмәтне күрсәтергә) тиеш, дип язылган. РФ Гражданлык кодексының 469 нчы статьясында тиешле сыйфат төшенчәсе аныклана. Әлеге кодексның 475 статьясындагы 1 пункты нигезендә, әгәр сатучыга алдан ук хәбәр ителгән булса, сыйфатның тиешле дәрәҗәдә булмавы җитешсезлекләр рәвешендә чагылдырылган булса, сатып алучы сатучыга нормада күрсәтелгән таләпләрне белдерә алмый. Димәк, әлеге җитешсезлек сату-алу килешүендә теркәлергә тиеш.

Сатучы товарларның яраклылык срокларын үтәргә, озак файдаланудагы товарлар исемлеген тикшерергә һәм мондый товарларны җитештерүче тарафыннан билгеләнгән хезмәт сроклары булмаган килеш сатуга юл куймаска тиеш. Файдалану, саклау һәм транспортлау буенча барлык кагыйдәләрне үтәгәндә товарның кулланучыга зыян китерүе яки китерә алуы турында ачыкланса, сатучы әлеге товар сатуны кичекмәстән туктатырга тиеш, ә кирәк булган очракларда аны әйләнештән яки кулланучылардан кире алу буенча чаралар күрү өчен җаваплы була. Россия законнары нигезендә, сатучы сыйфатсыз товарлар саткан өчен җаваплы була.

Чаралар үткәрелгән барлык сәүдә объектларында федераль һәм республика дәүләт органы вәкилләре аксубайлыларга консультация бирде. Теләге булган һәркем мәгълүмат материалы белән дә таныша алды: кулланучылар өчен буклетлар, "Вестник потребителя Татарстана" газетасы өләшенде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International