ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе хезмәткәрләре көнкүреш химиясе сатучылар өчен укулар үткәрде

18 ноябрь 2019 ел., дүшәмбе

Лениногорск шәһәренең шәхси эшкуар тарафыннан көнкүреш химиясе товарлары сатыла торган кибетендә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы белгеч-эксперты Алла Нуртдинова, Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсе вәкиле Ләйсән Морадымова белән берлектә, өлкәннәр һәм балалар өчен беренче чиратта кирәкле товарлар, көнкүреш химиясе һәм парфюмерия-косметика продукциясе сатуда махсуслашкан Лениногорск шәһәренең кече һәм урта бизнес вәкилләре белән очрашты.

Чара Бөтендөнья сыйфат атналыгы һәм кулланучыларның хокукларын яклау һәм техник җайга салу өлкәсендә закон бозуларны булдырмау буенча агарту эшләре кысаларында үткәрелде.

Аерым алганда, кулланучылар өчен мәгълүмат стендларын дөрес итеп рәсмиләштерү, шикаятьләр һәм тәкъдимнәр кенәгәләре, товар бәяләре белешмәлекләре, товар озату документлары һ.б. кагылышлы мәсьәләләр күтәрелде. Контроль-күзәтчелек ведомстволары хезмәткәрләре шулай ук сатып алучыларга тәкъдим ителә торган парфюмерия-косметика продукциясенең яраклылык срокларын тиешенчә тикшереп торырга кирәкле турында, ярашлылык турында декларацияләрнең, товарлардагы маркировкаларның, шулай ук "Кулланучыларның хокукларын яклау турында" 1992 елның 7 февралендәге 2300-1 номерлы законда һәм Таможня берлегенең  ТР ТС 009/2011 "Парфюмерия-косметика продукциясе иминлеге турында" техник регламентында каралган барлык мәгълүматларның булырга тиешлеген искәртте. Чарада 15 артык кеше катнашты.

Күчмә лекция барышында шәһәрдә яшәүче бер ир-ат, сыйфатсыз мобиль җайланма сатуга бәйле рәвештә, техник яктан катлаулы товарлар сату белән шөгыльләнүче кибет җитәкчесенә җибәрелгән дәгъваны карау вакыты турындагы сорау белән мөрәҗәгать итте. Кергән сорауга гамәлдәге закон кысаларында тиешле аңлатмалар бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования