Әлмәт шәһәре күпфункцияле үзәгендә кизү торылды

2019 елның 2 декабре, дүшәмбе

2019 елга расланган уртак эш графигы нигезендә, Әлмәт күпфункцияле үзәгендә кулланучыларның хокукларын яклауга кагылышлы мәсьәләләр буенча халык өчен кизү тору үткәрелде. Кизү торуны Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге җитәкчесе Лилия Җәләтова, икенче разрядлы өлкән белгеч Ольга Шәфыйкова, Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсенең Әлмәт, Зәй, Лениногорск, Бөгелмә районнарындагы территориаль бүлеге баш белгече Александр Зверев үткәрде.

Үзәккә килүчеләр сатучылар яки хезмәт күрсәтүчеләр тарафыннан кулланучыларның хокукларын яклау өлкәсендәге законнарны бозганда үз хокукларын яклау алымнары турында мәгълүмат алды.  

Чара барышында мөрәҗәгать итүчеләр тиешле сыйфатта булмаган товарларны алыштыру һәм кире кайтару тәртибе, сезонлы булу вакыты, кулланучының эш башкару (хезмәт күрсәтү) буенча таләпләрен үтәү вакыты һәм башкаларга бәйле сорауларын бирде. Барлык мөрәҗәгать итүчеләргә кирәкле мәгълүмат бирелде һәм мәгълүмат материалы таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International