Татарстанда суд приставлары тарафыннан ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе файдасына 10 млн сумнан артык штраф түләттерелде

2 декабрь 2019 ел., дүшәмбе

Бүген суд приставлары, Казанның Вахитов һәм Идел Буе районнары администрациясе вәкилләре белән берлектә, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең вазыйфаи затлары тарафыннан язылган штрафларны түләттерү буенча рейд үткәрде. Бу хакта Россия Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә. Штраф түләмәүчеләр арасында – алкогольле продукцияне сату вакытындагы чикләмәләрне үтәмәгән, яраклылык вакыты узган һәм лицензиядән башка алкогольле продукция сатуны гамәлгә ашырган затлар.

Татарстанда 2019 ел башыннан бирле суд приставлары Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең вазыйфаи затлары тарафыннан язылган штрафларны түләттерү турында барлыгы 680дән артык эш кузгаткан. Башкарылган эш нәтиҗәсендә суд приставлары 10 млн 980 мең сумнан артык штрафны түләттерүгә ирешкән. Шулай итеп, 520дән артык эш фактик үтәлеш белән тәмамланган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования