Чистай шәһәренең өч җәмәгать туклануы предприятиесендә ябык савытта сыра алып чыгып сату фактлары ачыкланды

2019 елның 10 декабре, сишәмбе

Чистай территориаль органы хезмәткәрләре Чистай шәһәренең өч җәмәгать туклануы предприятиесендә сыра сатуда закон бозу очракларын ачыклады.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгечләре, Россия Эчке эшләр бүлегенең участоктагы вәкаләтле полиция хезмәткәрләре һәм Чистай муниципаль районы мобиль төркеме составына керүче башкарма комитет хезмәткәрләре катнашында, юридик затлар, шәхси эшкуарлар белән үзара бәйләнешкә кермичә уздырылган контрольлек чаралары барышында Чистай шәһәренең җәмәгать туклануы предприятиеләрендә ябык савыт белән алып чыгып, сыра сату фактларын ачыклады. Барларда һәм кафеларда эшчәнлек алып барган шәхси эшкуарлар алкогольле продукция сату шартларын чикләүне тәэмин итмәгән һәм шуның нәтиҗәсендә "Этил спирты, алкогольле һәм спиртлы продукция җитештерүне һәм әйләнешен дәүләти җайга салу һәм алкогольле продукция куллануны (эчүне) чикләү турында" 1995 елның 22 ноябрендәге 171-ФЗ номерлы федераль законның 16 статьясын бозган.  

Хәзерге вакытта тикшерү материаллары административ хокук бозу турында эш кузгату стадиясендә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International