Инвалидлар декадасы кысаларында Алексеевск районы Кече Кызыл Яр авылында күчмә чара үткәрелде

2019 елның 10 декабре, сишәмбе

Инвалидлар декадасын үткәрү кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы һәм Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы идарәсенең территориаль органы хезмәткәрләре кулланучыларның хокукларын яклау өлкәсендәге законнарны аңлату максатыннан Алексеевск районы Кече Кызыл Яр авылында яшәүчеләр белән очрашты. Чараны үткәрү урыны итеп авыл кибете сайланган иде һәм бу очраклы да түгел: чөнки нәкъ менә биредә, йорт өчен нәрсә дә булса сатып алганда, авыл халкы ешрак күрше-тирә, таныш-белешләр белән очраша, соңгы яңалыклар турында фикер алыша.

Авыл халкы белән очрашу вакытында инвалидлар декадасы, мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең тормыш дәрәҗәсен яхшырту турында сөйләштеләр. Әңгәмә авыл сәүдәсен саклап калу перспективалары, китерелә торган товарларның ассортименты һәм сыйфаты, төп азык-төлек товарларына бәяләр турында да сүз барды.

Чарада катнашкан барлык гражданнарга кулланучыларның хокукларын яклау өлкәсендәге закон нормалары, "Коррупциягә каршы көрәш турында"гы закон, экстремизмны, терроризмны профилактикалау мәсьәләләре һәм башкалар хакында аңлатылды.  Өлкән яшьтәге кешеләр, яше олы булуга карамастан, читтә калмыйлар һәм төрле мәсьәләләр буенча фикер алышуда актив катнаша.

Очрашу ахырында мөстәкыйль рәвештә өйрәнү өчен кулланучыларның хокукларын яклау буенча төрле буклетлар һәм белешмәлекләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International