Питрәч районының Надеждино авылы халкы белән очрашу узды

2019 елның 11 декабре, чәршәмбе

2019 елның 11 декабрендә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы башлыгы Марина Егорова Питрәч муниципаль районының Надеждино авылында халык белән очрашу үткәрде.

Халыкны кабул итү турында мәгълүмат җәмәгать урыннарындагы стендларга  белдерү урнаштыру юлы белән хәбәр ителде. Кабул итүгә авыл халкы да, авыл җирлеге территориясендә сәүдә эшчәнлеге алып баручы эшмәкәрләр дә килгән иде.

 Гражданнарны кабул итүдә Надеждино авыл җирлеге башлыгы Галәветдинов И. З. катнашты.

 Кабул итүгә килүчеләргә кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге закон актлары, Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләре турында мәгълүмат җиткерелде. Техник яктан катлаулы сыйфатсыз товарлар сатып алу, дәгъва бирү сроклары, тиешле сыйфатлы товарларны кире кайтару сроклары, сыйфатсыз аяк киеменә карата дәгъвалашу сроклары, җиһаз ясау һәм китерү заказларын үтәү срокларын бозу турында барлык кызыксындырган сораулар буенча консультацияләр бирелде. 

Беренче чиратта кирәкле социаль әһәмиятле азык-төлек товарларының аерым төрләрен сату мәсьәләләренә зур игътибар бирелде. Авыл халкын коммуналь хезмәтләргә бәяләрне арттыру мәсьәләләре борчый.

 Гражданнар барлык сорауларына да тулы квалификацияле җаваплар алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International