Бал һәм каен суы кушып эшләнгән алкоголь өчен җавап бирергә туры киләчәк

2019 елның 11 декабре, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы хезмәткәрләре, Россия Эчке эшләр министрлыгының Яшел Үзән районы буенча бүлегенең икътисадый иминлек һәм коррупциягә каршы көрәш бүлеге хезмәткәрләре катнашында, Яшел Үзән шәһәре базарында сәүдә палаткасыннан бал һәм каен суы нигезендә җитештерелгән 11 литрдан артык алкогольле продукцияне алды. Законсыз сәүдә оештырган эшмәкәрнең Татарстанга Воронеж өлкәсеннән килүе ачыкланды. Аның үз умартасы бар, умартачылык продуктлары, шулай ук төрле алкогольле продукция җитештерү һәм сату белән шөгыльләнә.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы хезмәткәре алкогольле продукцияне законсыз сату факты буенча административ хокук бозу турында эш кузгатты, административ тикшерү билгеләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International