Кызыл күлмәк: ошамаган товарны кайсы очракларда кибеткә кире кайтарырга мөмкин?

2020 елның 16 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Ыгы-зыгы вакытында еш кына без товарны уйламыйчарак, ашыгып сатып алабыз. Әйтик, сәүдә үзәгенең бер бүлегендә сатып алучы үзенә туры килә торган кызыл күлмәк тапкан. Ләкин өенә кайтып, үзен көзгедән күргәч, туташ күлмәкнең үзенә килешмәгәнлеген аңлаган – артык җете булып чыккан. Туганнары да, тәнкыйть утына тотып, аның шикләрен таратып салган.

Өч көн узгач кулланучы күлмәкне кире кайтармакчы булган. Туташ мондый күлмәкнең башка төслесен сатып алырга теләве турында аңлаткан. Ләкин сатучы башка төстә шундый ук күлмәкнең булмавы турында әйткән, башка күлмәккә алмаштырып була һәм инде, туры килмәгәнлеген белгәч, шундук килергә кирәк иде, дип әйткән.

Туташ мондый җавап белән килешмәгән һәм Чаллы территориаль органына консультация сорап мөрәҗәгать итте. ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе хезмәткәре "Кулланучыларның хокукларын яклау турында" 1992 елның 7 февралендәге 2300-1 номерлы закон (25 статья), шулай ук РФ Гражданнар кодексы (502 статья) нигезендә кулланучы, әйбердән файдаланмаган икән, аның товар күренеше сакланып, ярлыклары урынында булган очракта, сатып алу көнен санамыйча, 14 көн эчендә аны  алыштыруга яки сатучыга кире кайтарып бирүгә хокуклы, дип аңлатты.  Касса яки товар чегы булмау әлеге таләпләрне канәгатьләндерүдән баш тарту өчен нигез булып тормый. Шул ук вакытта кайбер шартлар үтәлергә тиеш:

- Закон нигезендә, сатып алучы товарның формасы, габаритлары, фасоны, төсе, үлчәме яки комплектациясе буенча туры килмәвенең сәбәбен күрсәтергә тиеш. Чөнки "ошамады" дигән сәбәп – әлеге таләпне канәгатьләндерүдән баш тартуның законлы нигезе булып тора;

- иң әүвәл шундый ук товарга (бу очракта күлмәкне башка күлмәккә) алмаштыру турында сорарга кирәк. Кирәкле товар табылмаса, акчаны кире кайтару турында таләп итәргә була. Кайчак сатучылар клиентка товарны кире кайтару турында гариза язарга куша, ул очракта кибетнең кире кагу нигезе барлыкка килә, чөнки алмаштыру турында таләп белдерелми калган булып санала.

Бу очракта туташ өчен төсе буенча туры килмәгән күлмәккә түләнгән акчаны кире кайтару турында таләп итүгә төгәл нигез бар, чөнки кибеттә төсе буенча туры килә торган күлмәк табылмаган.

Кулланучыга акчаны тулы күләмдә кире кайтару өчен дәгъва хаты төзүдә ярдәм күрсәтелде.

Сатучы, үз чиратында, дәгъваны кабул итте, акчаны кире кайтарды һәм телдән гафу үтенде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International