Документлардан башка гына яраксыз сыра сатылган

2020 елның 16 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәрләре "Халык контроле" дәүләт мәгълүмат системасына кергән мөрәҗәгатьне карап тикшерү кысаларында мөрәҗәгать итүче күрсәткән сәүдә ноктасына юнәлде.

Сәүдә объектында эшкуар тарафыннан документларсыз гына сыра һәм сыра эчемлекләренең сатылып ятуы турындагы беренчел мәгълүмат расланды. Тик, административ тикшерү барышында, контроль-инспекция бүлеге хезмәткәрләре хокук бозуларның хәттин күп булуын ачыклады, ә атап әйткәндә:

- сәүдә объектын карау барышында яраклылык вакыты күптән узган, "күгәрек белән капланган" сыра продукциясе булуы ачыкланды;

- алкогольле продукцияне сату БДАМС системасында теркәмичә генә гамәлгә ашырылган, димәк, әлеге хокук бозу буенча да эшкуар җавап тотарга тиеш.

            Казан территориаль органы хезмәткәрләре барлыгы 125 литрга якын сыра һәм сыра эчемлекләрен әйләнештән алды.

            Хәзерге вакытта административ тикшерү эше дәвам итә, шуннан соң эш материаллары судка тапшырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International