Кулланучының гарантия ремонтына бәйле законлы хокуклары бар – моны белеп тору мөһим

2020 елның 16 гыйнвары, пәнҗешәмбе

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органына кулланучы телевизорның гарантия ремонтына бәйле рәвештә консультация ярдәме күрсәтүне үтенеп мөрәҗәгать итте. Аны: "Гарантия ремонты вакытында башка телевизор бирелергә тиешме?" – дигән сорау кызыксындыра иде.

Эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләре ремонт вакытына шундый ук товар бирү турында гариза язарга булышты. Шулай ук кулланучыга гамәлдәге законнар нигезендә аның законлы хокуклары турында да аңлатылды.

Әйтик, "Кулланучыларның хокукларын яклау турында"гы РФ Законының 20 статьясы нигезендә, товарда табылган җитешсезлекләр кулланучының тиешле таләбе куелганнан соң 45 көн эчендә товарны сатучы (аның вазыйфаларын башкара торган предприятие) тарафыннан бетерелергә тиеш. Шул ук статьяның 2 нче пунктында күрсәтелгәнчә, тиешле таләп куелган очракта, кулланучыга ремонт вакытында үз хисапларыннан шундый ук товарны китереп бирергә тиешләр. Шулай ук товарга гарантия ремонтын үткәрү таләбе үтәлмәсә, кулланучы, "Кулланучыларның хокукларын яклау турында" РФ Законының 18 статьясына нигезләнеп, сату-алу килешүен өзәргә хокуклы.

Әлеге Законның 23 статьясы нигезендә, кулланучының товардагы җитешсезлекләрне бетерү (аны алмаштыру) турында, шулай ук ремонт вакытына шундый ук товар биреп тору турындагы таләпләрен үтәү вакыты узган һәр көн өчен товарны сатучы (аның функцияләрен башкаручы предприятие) кулланучыга товар бәясенең бер проценты күләмендә неустойка түли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International