Теләче муниципаль районы Югары Кибәхуҗа авылында гражданнарны күчмә кабул итү булды

2020 елның 16 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Теләче муниципаль районының Югары Кибәхуҗа авылында ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы җитәкчесе Булат Кадыйров, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы контроль-инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты Рәфинә Галиәхмәтова катнашында чираттагы мәртәбә урынга чыгып гражданнар кабул ителде. Авыл халкы Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе белгечләре янына үз проблемалары белән мөрәҗәгать итте. Килгән кешеләргә үзләрен кызыксындырган барлык сораулар буенча: техник яктан катлаулы сыйфатсыз товарлар сатып алу, таләпләр белдерү вакыты, сыйфатлы товарларны кире кайтару вакытлары, сыйфатсыз аяк киеменә карата таләпләр белдерү вакыты турында консультацияләр бирелде.

Чара барышында "Вестник потребителя Татарстана" газетасы, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең территориаль органнары эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлекләре адреслары һәм телефоннары турында төрле мәгълүмат урнаштырылган брошюралар һәм буклетлар таратылды.

Күчмә чара кысаларында территориаль орган хезмәткәрләре Теләче районында сәүдә эшчәнлеген алып баручы берничә шәхси эшкуар кибетләрендә семинарлар үткәрде. Бәяләрне дөрес итеп рәсмиләштерүгә һәм яраклылык срокларын үтәүгә аерым игътибар юнәлтелде.

Шушы рәвешле урынга чыгып кабул итүләр ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе өчен инде традициягә әверелде. Авылларда күчмә кабул итүләргә ихтыяҗ һәрвакыт зур. Мондый чаралар гражданнарга күп кенә мәсьәләләрне торак пунктыннан чыкмыйча гына, урында хәл итү мөмкинлеген бирә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International