Йомгаклау киңәшмәсе кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең иң яхшы хезмәткәрләре бүләкләнде

2020 елның 27 гыйнвары, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы контроль-инспекция бүлеге консультанты Ситнова Наталья Александровнага озак еллар нәтиҗәле хезмәте, сатыла торган алкогольле продукциянең сыйфатына дәүләт контролен тәэмин итүгә һәм Татарстан Республикасы кулланучылар базарында хокук бозуларны кисәтүгә зур өлеш керткәне өчен Татарстан Республикасы Президенты Рәхмәте белдерелде.

Татарстан Республикасының эчке кулланучылар базарын үстерүгә, Татарстан Республикасы кулланучылар базарында сатыла торган хәмер продукциясенең сыйфатына дәүләт контролен тәэмин итүгә һәм хокук бозуларны кисәтүгә керткән шәхси өлеше өчен Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең ваклап сатуга керә торган алкогольле продукцияне контрольдә тоту бүлегенең әйдәп баручы консультанты Исмәгыйлева Лилия Шамил кызына; Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге консультанты Камалова Ләйсән Тәбрис кызына; Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы контроль-инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты Митрофанова Надежда Александровнага; Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы контроль-инспекция бүлеге башлыгы Сөнгатуллин Рифат Хәлим улына Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты рәхмәте белдерелде.

Татарстан Республикасы территориясендә алкоголь продукциясенең легаль булмаган әйләнешен чикләү өлкәсендә нәтиҗәле багланышлар һәм үзара хезмәттәшлек, Татарстан Республикасы гражданнарының икътисадый мәнфәгатьләрен һәм сәламәтлеген яклаган өчен Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин; Россия Федерациясе Эчке эшләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча икътисадый иминлек һәм коррупциягә каршы көрәш идарәсе башлыгы Илдар Сафиуллин Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең "Булышлык күрсәткән өчен" ("За содействие") медале белән бүләкләнде. Бүләкләрне ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтханов тапшырды.

2019 елда Татарстан Республикасы районнары арасында Татарстан Республикасында алкоголь продукциясен ваклап сатуның җирле базарларындагы вәзгыять торышын комплекслы бәяләү нәтиҗәләре буенча, шулай ук Татарстан Республикасы алкоголь базарын үстерүгә зур өлеш керткән һәм Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенә йөкләнгән бурычларны гамәлгә ашыруда нәтиҗәле ярдәм иткән өчен Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Мактау грамотасы һәм "Булышлык күрсәткән өчен" ("За содействие") медале белән бүләкләнде. Шулай ук Мактау грамотасы белән Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеген дә бүләкләделәр.

Ел йомгаклары буенча киңәшмә кысаларында ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең иң яхшы территориаль органнары билгеләп үтелде. "Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең иң яхшы территориаль органы" конкурсына йомгак ясау нәтиҗәләре буенча Әлмәт территориаль органы коллективы беренче урынны алды. Коллектив кубок һәм Мактау грамотасы белән бүләкләнде. Түбән Кама территориаль органы коллективы Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Мактау грамотасы белән бүләкләнде. Алар конкурста икенче урынны яулады. ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы коллективы өченче урынга чыкты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International