Әлмәт территориаль органында киңәшмә узды

2020 елның 7 феврале, җомга

6 нчы февральдә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органында "Татэкспертцентр" ДБУ җитәкчесе урынбасары Ю.И. Миюшкин катнашында киңәшмә узды.

Очрашу башында Татарстан Республикасы территориясендә алкоголь продукциясенең легаль булмаган әйләнешен кисәтү өлкәсендә файдалы һәм нәтиҗәле хезмәттәшлек өчен Әлмәт районы Башкарма комитетының икътисад буенча урынбасары Андрей Подоваловка Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Рәхмәт хаты тапшырылды.

Киңәшмә барышында контроль-инспекция, административ-хокук эшчәнлегендәге төп юнәлешләр, кулланучыларның хокукларын яклау буенча эш турында фикер алыштылар. Ирешелгән нәтиҗәләр, эштә булган проблемалар, мөмкин булган резервлар билгеләнде. Шулай ук территориаль органда үткәрелә торган дәресләрнең сыйфаты һәм хезмәт әзерлегенең канәгатьләндерерлек булуы да билгеләп үтелде.

2019 елгы эш нәтиҗәләре буенча Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләре – эчке базарны координацияләү һәм үстерү бүлегенең 2 разрядлы өлкән белгече Ольга Шәфыйковага һәм контроль-инспекция бүлегенең 2 разрядлы өлкән белгече Лилия Мурзинага Дәүләт алкоголь инспекциясе Рәхмәте белдерелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International