ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Спас муниципаль районы ведомствоара комиссиясе утырышында катнашты

2020 елның 13 феврале, пәнҗешәмбе

2020 елның 13 февралендә Спас муниципаль районында Алкогольле һәм спиртлы продукциянең законсыз әйләнешен ачыклау һәм чикләү буенча ведомствоара комиссиянең чираттагы утырышы булды, шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белән Спас муниципаль районы Башкарма комитетының 2019 елда кулланучыларның хокукларын яклау эшчәнлегенә йомгак ясалды. 

Чара Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтханов, шулай ук Чистай территориаль органы карамагындагы районнарның башкарма комитетлары, контрольлек итүче һәм хокук саклау органнары, суд приставлары хезмәте вәкилләре, авыл җирлекләре башлыклары, "Алкоторг" ҖЧҖ һәм сыра кайнату компанияләре сәүдә вәкилләре, район үзәк хастаханәсе һәм массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре, сәүдә предприятиеләре җитәкчеләре һәм Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы хезмәткәрләре катнашында Спас муниципаль районы башлыгы Фәргать Мөхәммәтов рәислегендә узды.

Чара барышында Спас районында хәл ителергә тиешле проблемалар турында да әйтелде. Спас муниципаль районының кулланучылар базарында, шул исәптән алкоголь базарында һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча да, хәлне яхшырту юллары билгеләнде.

Чистай территориаль органы башлыгы, 2019 елгы эшчәнлек нәтиҗәләре буенча ведомствога караган районнардагы хәлләрне анализлап, хезмәткәрләр өчен 2020 елга бурычлар билгеләде.

Чара ахырында Әхмәтханов Җәүдәт Йосыф улы чарага йомгак ясады һәм Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе исеменнән Рәхмәт хатлары тапшырды.

Ведомствоара комиссия утырышы башланганчы ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтханов Спас районындагы сәүдә объектларында булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International