Һава дымлаткыч сайлыйбыз

2020 елның 13 феврале, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы халык арасында "Һава дымлаткыч сайлау" дигән темага анкета үткәрде.

Һава дымлаткыч җайланма – ул иң беренче чиратта бүлмәләрдәге һаваның дым дәрәҗәсен арттыру өчен кулланыла. Һаваны дымлату үзлекләре шулай ук һава кондиционерларында һәм вентиляция җайланмаларында да булырга мөмкин. Шул ук вакытта һава дымлаткыч җайланмаларда өстәмә функцияләр дә булырга мөмкин, әйтик: һаваны җылыту яки суыту, һаваны кирәкмәгән кушылмалардан чистарту, һаваны кирәкле компонентларга баету, билгеле бер дәрәҗәдә дымлылык саклау, гигрометр һ.б.

Сораштыруда барлыгы 120 кеше катнашты.

"Һава дымлаткыч җайланмадан файдаланасызмы?" – дигән сорауга җавап бирүчеләрнең 38%ы "әйе" дип уңай җавап биргән, 62%ы кулланмый икән.

Респондентларның күбесе (44%ы) һава дымлату җайланмасын тузанга аллергия аркасында сатып алырга мәҗбүр. 32%ы – фатирдагы дым дәрәҗәсен саклау, 24%ы – һаваны дымлату өчен.

"Һава дымлату җайланмасын кайсы криетрийлар буенча сайлыйсыз?" – дигән сорауга җаваплар статистикасы:

- кеше фикеренә колак салам – 54%;

- бренд – 11%;

- бәясе – 35%;

Респондентларның 27%ы сыйфатсыз һаваны дымлату җайланмасы сатып алган, 73%ына бары тик сыйфатлы җайланмалар гына очраган.

Һаваны дымлату җайланмасының сыйфатына бәйле ризасызлык белән сатучыга мөрәҗәгать иткән очракта, респондентларның 63%ы мәсьәләне уңай хәл иткән. Җавап бирүчеләрнең 9%ына акчаны кайтарып бирүдән баш тартканнар. 28%ы сатучыга таләп белдереп мөрәҗәгать итмәгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International