Мультиварка сатып алганда кулланучылар өчен киңәшләр

2020 елның 18 феврале, сишәмбе

Мультиварка – ул универсаль кухня җайланмасы, тиз, парда пешерү, ботка, икмәк пешерү функцияләреннән тора. Шулай итеп, әлеге җайланма ярдәмендә парда, томалап пешерергә, кыздырырга, ризыкларны үз сутында томалап пешерергә була.

Мультиварка эчендә алынмалы-куелмалы "электрон кәстрүл" бар һәм аның капкачы тыгыз итеп ябыла. Капкачы белән корпусы һава эләгүдән саклый торган клапан ярдәмендә тыгыз итеп тоташтырылган. Алынмалы-куелмалы савыты ризык салу өчен билгеләнгән.

Әгәр дә сез:

  • диетик тукланасыз;
  • кечкенә балалар өчен ризык әзерлисез;
  • "мичтәге кебек" милли рус ризыкларын яратасыз;
  • плитә янәшәсендә торып, көймәсен, ташымасын дип көтеп торырга яратмыйсыз;
  • үз рационыгызны планлаштыра беләсез яки бу эшкә өйрәнергә телисез, көчегезне һәм электр энергиясен экономияләргә телисез икән, мультиварка бик тә ярап куяр.

Яхшы мультиваркада күпсанлы автоматик программалар була, сезгә продуктларны сайларга һәм савытына тутырасы гына кала. Кирәгеннән артык эшләтмәс өчен мультиваркадагы программалар дисплейда чагылдырыла, андагы бер-ике төймәгә басып, булган режимнарның берәрсен сайлап алырга мөмкин. Шул ук вакытта пешерү вакытын һәм температурасын мөстәкыйль билгеләп куя белү дә мөһим: кулланган вакытта җитештерүченең нәрсәне дә булса исәпкә алып бетермәве, шуның нәтиҗәсе буларак автомат программаның сезнең өчен туры килмәгәнлеге ачыкланырга мөмкин.

Стандарт тупланмаларда, гадәттә, түбәндәге режимнар була: "Плов" — дөге, бәрәңге һәм токмач өчен, "Гречка" — боткалар өчен, "Молочная каша" — күп су салып пешерелә торган ризыклар өчен, "Варка" — ашлар өчен, алай гына да түгел, "Жарка" — аз май салып яки майсыз гына тиз арада ризык пешереп алу өчен, "Тушение" — ризыкны үз сутында томалап, акрынлап пешерү өчен, "Варка на пару" һәм "Выпечка".

Мультиварка сайлаганда нәрсәләрне исәпкә алырга кирәк?

  1. Егәрлеге. Азык әзерләү тизлеге һәм төрле функцияләр кебек берничә параметр егәрлеккә бәйле.
  2. Күләме. Күләмен сайлаганда мультиваркада көн саен ничә кешелек азык әзерләнәчәген планлаштыруга карарга кирәк.
  3. Эчке катламы. Мультиварка савытының эчке ягы берничә төрле катламда булырга мөмкин: керамика, тефлон, карбон (күмер).

4. Эш режимнары. Мультиварканың бәясе андагы эш режимнары күпме булуга бәйле. Эш режимнары яки программалар – ул теге яки бу ризыкны әзерләгәндә температураны, басымны һәм азык әзерләү вакытын төрлечә көйләү өчен кирәк.

Сыйфатсыз мультиварка сатып алгансыз икән, ул очракта нишләргә?

Мультиварка РФ Хөкүмәтенең 2011 елның 10 ноябрендәге 924 номерлы карары белән расланган Техник яктан катлаулы товарлар исемлегенә керә.

"Кулланучыларның хокукларын яклау турында" 1992 елның 7 февралендәге РФ Законының 18 статьясы нигезендә техник яктан катлаулы товарга карата кулланучы, мультиваркада җитешсезлекләр булуын ачыклаган очракта, кулланучыга мондый товар тапшырылган көннән башлап унбиш көн эчендә сату-алу шартнамәсен үтәүдән баш тартырга һәм мондый товар өчен түләнгән сумманы кире кайтару турында таләп итәргә яки, сатып алган сумманы тиешенчә яңадан исәпләтеп, аны шундый ук маркадагы (модель, артикул) яки башка маркадагы (модель, артикул) шундый ук товарга алыштыру турында таләп итәргә хокуклы. Әлеге срок узгач күрсәтелгән таләпләр түбәндәге очракларның берсендә канәгатьләндерелергә тиеш:

  • товарда әһәмиятле җитешсезлек булуы ачыкланганда;
  • товардагы кимчелекләрне бетерү сроклары бозылганда;
  • төрле җитешсезлекләрне берничә мәртәбә юкка чыгару нәтиҗәсендә гарантия срогының һәр елында җыеп исәпләгәндә утыз көннән артыграк вакыт эчендә товардан файдалану мөмкинлеге булмаганда.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International