Саба районының Килдебәк авыл җирлегендә гражданнар кабул ителде

2020 елның 18 феврале, сишәмбе

Хәзерге вакытта товарларның һәм хезмәтләр күрсәтүнең сыйфатына, куркынычсызлыгына бәйле мәсьәлә дәүләт ягыннан да, гади кулланучылар ягыннан да зур кызыксыну уята. Кулланучылар базарындагы хокук бозуларга каршы көрәштә иң нәтиҗәле, халык мәнфәгатьләренә зур дәрәҗәдә туры килә торган ысул бозылган хокукларны яклап калу гына түгел, ә аларны профилактикалау һәм чикләү дә. Кулланучылар белән эшләү, беренче чиратта, аларны агартуга, законда бирелгән хокуклар, гарантияләр һәм яклау ысуллары белән таныштыруга юнәлдерелгән булырга тиеш. Җирле үзидарә органнары да әлеге мәсьәләне хәл итүдә турыдан-туры катнашырга тиеш.

2020 елның 17 нче февралендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы башлыгы Булат Кадыйров һәм Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы контроль-инспекция бүлеге консультанты Азат Хәлилов, Саба муниципаль районының Килдебәк авыл җирлеге башлыгы Нияз Заһидуллин катнашында, Татарстан Республикасының Саба муниципаль районы, Килдебәк авыл җирлегендә урынга чыгып, гражданнарны кабул итте.

Кабул итү барышында гражданнарга "Кулланучыларның хокукларын яклау турында" РФ Законы нигезендә үз хокукларын гамәлгә ашыру тәртибе, шул исәптән РФ Хөкүмәтенең 1998 елның 19 гыйнварындагы 55 номерлы карары белән расланган Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләре турында аңлатылды. Территориаль орган практикасыннан мисаллар китерелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International