ТР Дәүләт алкоголь инспекциясендә структур бүлекчәләр башлыклары белән ай саен үткәрелә торган киңәшмә узды

2020 елның 27 феврале, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясендә җитәкче Җәүдәт Әхмәтханов рәислегендә структур бүлекчәләр башлыклары белән чираттагы киңәшмә узды. Киңәшмә башында ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтханов хакимият органы ветераннары Әсхәт Сәлахиевка һәм Людмила Певневага ТАССР төзелүнең 100 еллыгы уңаеннан истәлекле билгеләр тапшырды. Алга таба уңышларга ирешкән хезмәткәрләрне ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесенең Рәхмәт хатлары белән бүләкләделәр. 2020 нче елның гыйнвар аенда алкоголь базарының торышы турында ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе урынбасары Рөстәм Арсланов чыгыш ясады. Финанс контроле бүлеге башлыгы Рима Хуҗина ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең административ материаллары буенча салына торган штрафларны администрацияләү процедурасына үзгәрешләр кертелүе хакында сөйләде. Әлмәт территориаль органы башлыгы Миләүшә Михеева функциональ бурычларны тормышка ашыру һәм дәүләт хезмәтләре күрсәтү тәҗрибәсе турында сөйләде. ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе каршындагы Иҗтимагый совет рәисе Юрий Митюшкин ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе һәм "Татэкспертцентр" ДБУ хезмәткәрләренең үз эшчәнлегендә коррупция күренешләренә юл куймавы турында җиткерде.

Кадрлар сәясәте һәм коррупциягә каршы көрәш бүлеге башлыгы Юлия Прокопьева хезмәткәрләргә коррупциячел һәм башка хокук бозуларны профилактикалау кирәклеге турында мәгълүмат бирде.

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең контроль-инспекция бүлеге башлыгы Татьяна Хәбибуллина 2019 нчы елда уздырылган киңәшмәләр карарларын үтәү нәтиҗәләре турында чыгыш ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International