Закон нормаларын үтәү турында

2020 елның 23 марты, дүшәмбе

Хезмәт әзерлеге буенча уздырылган дәресләрдә закон нормаларын (Россия Федерациясе Президентының «Коррупциягә каршы көрәш турында»гы федераль законның аерым нигезләмәләрен гамәлгә ашыру чаралары хакында» 2013 елның 2 апрелендәге 309 номерлы указы, Россия Федерациясе Генераль прокуратурасы белешмәлекләре: «Дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләрнең керемнәре чыгымнарына туры килүен тикшереп тору», «Керемнәр, чыгымнар, мөлкәт һәм мөлкәти холыклы йөкләмәләр турында белешмәләр», «Дәүләт хезмәтендә һәм муниципаль хезмәттә мәнфәгатьләр каршылыгы» (Татарстан Республикасы Президенты Аппараты Җитәкчесенең 17.10.2018 ел, №02-9359 хаты), «Коррупциягә каршы көрәш турында» 2008 елның 25 декабрендәге 273-ФЗ номерлы федераль закон) үтәү, шулай ук дәүләт (муниципаль) хезмәткәрләренең хезмәт тәртибендәге төп принциплар һәм кагыйдәләр (Россия Федерациясе дәүләт граждан хезмәткәрләренең һәм муниципаль хезмәткәрләрнең этика һәм хезмәт тәртибе буенча бертип кодексы (Россия Федерациясе Президенты каршындагы Коррупциягә каршы көрәш советы президиумының 2010 елның 23 декабрендәге карары белән хупланган) турында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы хезмәткәрләре өчен укулар үткәрелде.

Шунда ук дәүләт граждан хезмәткәренең керемнәре, чыгымнары, мөлкәте һәм мөлкәти холыклы йөкләмәләре турында белешмә тутыру турында да сөйләштеләр. Яңалыклар турында фикер алышынды, сораулар җиткерелде, белешмә тутырудагы нечкәлекләр турында сөйләштеләр. Яңалыкларның берсе – вак мөлкәтне (көндәлек йорт кирәк-яракларын һ.б.) сату (мисал өчен, «Авито», «Юла» аша) очрагында аларны сатудан алынган җыелма керемне; туганнардан (ир (хатын) һәм балигълык яшенә җитмәгән балалардан тыш) һәм өченче затлардан кайтарылмый торган нигездә алынган акчаны белешмәдә күрсәтергә кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International