Кулланучылар сайтыннан уңайлы файдалану өчен

25 март 2020 ел., чәршәмбе

Һәр кулланучы,  https://www.tatzpp.ru/ сайтыннан файдаланып, актуаль сорауларга җавап һәм аларны хәл итү ысулларын таба ала.

«Безнең яңалыклар» бүлегендә Сез һәрчак сайтта урнаштырылган актуаль мәгълүматны таба аласыз.

Өйдән чыкмыйча гына «Дәгъва төзү» бүлегеннән файдаланырга һәм юридик зат яки шәхси эшкуар адресына юлларга була.

«Мәгълүмати материаллар» бүлегендә Сез дәгъва һәм шикаять белдерү гаризаларының үрнәкләрен, эксперт оешмалары исемлеген, кулланучылар өчен төрле белешмәлекләр таба аласыз.

«Файдалы» бүлегендә Сез кулланучылар өчен конкрет мисалларда файдалы киңәшләр таба аласыз.

Әгәр Сезнең өчен суд практикасы кызык булса, «Суд карарлары банкы» бүлегендә Сез һәрчак актуаль мәгълүматны карап бара аласыз.

«Элемтә өчен мәгълүматлар» блогында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе территориаль органнарының эш графигын, аларның адресларын һәм телефоннарын ачыкларга була.

Өйдән чыкмыйча гына барлык цифрлы мөмкинлекләрдән файдаланыгыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования