Арча муниципаль районындагы сәүдә объектында сатучылар өчен аңлату эшләре алып барылды

2020 елның 25 марты, чәршәмбе

2020 елның 24 нче мартында ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгече «Раиса» ҖЧҖ сәүдә объектында кулланучыларның хокукларын яклау өлкәсендә сатучылар өчен аңлату эшләре үткәрде.

Сатучылар азык-төлек, шулай ук азык-төлек булмаган товарлар, азык-төлек продуктлары өлкәсендә Таможня һәм Евразия берлекләренең техник регламентлары, төрелгән азык-төлек продукциясен маркалау таләпләре, кулланучыларның хокукларын яклау өлкәсендәге норматив хокукый актларның нигезләмәләрен бозган очракта сатучы өчен каралган җаваплылык белән танышты. Аерым алганда, сатыла торган товарларга бәя рәсмиләштерү кагыйдәләре, сатучы һәм товарлар турында аларны дөрес сайлап алуны тәэмин итә торган зарури һәм дөрес мәгълүматның булуы, шулай ук товарлар турында рус телендә мәгълүмат булуы, сатып алучы почмагын дөрес итеп рәсмиләштерү, эш режимы турында, товарларның яраклылык чорын һәм бергә урнаштырырга ярый торган товарлар тәртибен үтәү турында консультацияләр бирелде.

Чара ахырында кулланучыларның хокукларын яклау мәсьәләләре буенча мәгълүмат материаллары – белешмәлекләр һәм буклетлар таратылды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International