0,1 литрлы 604 пыяла флакон алынды

26 март 2020 ел., пәнҗешәмбе

«Халык контроле» Татарстан Республикасы дәүләт мәгълүмат системасына килгән мәгълүмат нигезендә кузгатылган административ хокук бозу эше буенча ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы контроль-инспекция бүлеге белгечләре 2020 елның 25 мартында Түбән Кама шәһәренең Тихая аллея урамы буенча 12 нче йорт адресында урнашкан, шәхси эшкуар Г.А.Нестерованыкы булган «Лавка» кибетендә «икеле билгеләнештәге» спиртлы сыеклык – дару формаларын әзерләү өчен «Гиппократ» ҖЧҖ тарафыннан җитештерелгән 95 процентлы фармацевтик антисептик эретмә, субстанция-эретмә сатылу фактына тап булды. Әлеге продукцияне гражданнарның билгеле бер категориясе алкогольле продукция суррогаты буларак куллана. 0,1 литрлы 604 пыяла флакон (60,4 литр) әйләнештән алынды.

Шәхси эшкуар Г.А.Нестеровага Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 14.6 ст. 1 өлеше буенча административ хокук бозу турында беркетмә төзү өчен территориаль органга килү турында почта аша язма хәбәр җибәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования