Яхшы шәрабны сатып алуның ун кагыйдәсе

2013 елның 14 марты, пәнҗешәмбе
Шәрабның чын мәгънәсендә яхшысын сатып алу, элеккечә үк, актуаль мәсьәлә булып кала. Ник дигәндә, өйдәге бәйрәм табыны күрке дә, кемгә дә булса кунакка барганда – әйбәт кенә бүләк тә бит ул. Алданмыйча, чын мәгънәсендә әйбәт шәраб сатып аласыгыз килсә, түбәндәге киңәшләрне тотыгыз.
1. Агач бөкеле шәрабны сатып алу әйбәтрәк. Пластик бөкеле шәраб дөрес сакланмый, шуңа күрә аның сыйфатына зыян килә. Калай бөке Яңа Зеландиядән, Австралия һәм Чилидан китерелә торган берничә төрдәге ак шәрабта гына була (башка шешәләрдә шундый бөкеләр күрсәгез, аларны читләтеп үтү хәерле дигән сүз). Агач бөкенең дә бөтенме, әллә җыелганны (прессланган) икәнен карагыз. Прессланып ясалган бөке начаррак – аларны инде кулланылуда булганнарыннан ясыйлар һәм мондый бөке, штопорны борып кертүгә, таркала башлый. Бөтен бөкеләр шәрабны яхшырак саклый.
2. Акциз маркасы булырга тиеш. Импорт шәрабында берьюлы ике акциз булса, сыйфатына ышаныч тагын да зуррак, дигән сүз. Чөнки чит илләрдәге кайбер җитештерүчеләр шәрабларын үзләренең акцизыннан башка гына экспортка җибәрми. 
3. Шәраб сыйфатының югары дәрәҗәдә булу күрсәткече – дроп-стоп. Шешә бугазына кидерелгән пластик “кесә”гә азык алюминие пластинкасы куялар. Шәрабны бокалга агызганда түгелмәсен өчен әлеге пластинканы трубка рәвешенә китереп төрәләр.
4. Катыргыдан ясалган төрелмәдәге шәрабның, “Тетра Пак” технологиясе буенча төрелгән, дигән язулысын сатып алу хәерлерәк. Мондый язу юк икән, шәрабны читләтеп үтү әйбәтрәк.
5. Шешәдә ике этикетка булырга тиеш – алгы һәм арткы ягында (контрэтикетка). Импорт шәрабында контрэтикетка икәү – продукцияне җибәргән илнең туган телендә һәм украин телендә. Украина законы нигезендә, этикеткада шәрабның атамасы һәм төре, җитештерүче ил, дистрибьютер һәм аның элемтәгә керү өчен телефоннары, алкогольне җитештерү елы, шешәләргә тутыру датасы, күләме, саклау срогы, яраклылык срогы, штрихкоды, куллану өчен киңәш-тәкъдимнәр күрсәтелә.
6. Виноградны каян да булса китерү шәрабның тәменә “суга”. Шуңа күрә этикеткада, шәраб виноград үстерелгән җирдә ясалган, дигән сүзләр булса әйбәтрәк.
7. Төсе ак шәрабның тәме турында “сөйли”: җиңелчә яшькелт төс шәрабның әчкелтем икәнлеген аңлатса, алтынсу төс татлырак икәнен күрсәтә.
8. Шәраб төбендәге утырма әлеге продукциянең дөрес сакланмаганлыгы яки транспортта дөрес китерелмәгәнлеге турында “сөйли”. Тик утырманы шәраб ташы белән бутамагыз – утырма тузанны хәтерләтә, ә таш – бик вак кристалларны. Шәраб ташы, утырмадан аермалы буларак, шәрабның сыйфатлы булуын раслый.
9. Виноград шәрабыннан башка җимешләр тәме килсә, тәмләткечләр өстәлгән дигән сүз. Ә порошоктан ясалган шәрабтан чын шәраб тәме түгел, ә су кушылган тәм килә.
10. Әйбәт шәраб җиңелчә генә хуш искә ия. Шешәне ачып җибәргәч, исе борынга бәрелә икән, ароматизаторлар кушылган, дигән сүз. Аш серкәсе тәме килсә, шәрабка кирәкмәгән өстәмәләр кушылган яки ул бозылган, борынга бәрелеп торган хәмер исе килсә – спирт кушылган булырга мөмкин.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International