Коньяк һәм шампан кибет киштәләреннән юкка чыкмаячак әле

18 март 2013 ел., дүшәмбе
Французлар һәрхәлдә якын киләчәктә Россиянең алкоголь җитештерүчеләренә продукция атамаларында “коньяк” һәм шампан” терминнарын куллануны тыя алмаячак. “Росалкогольрегулирование”(РАР) белгечләре фикеренчә, кириллица әлифбасында әлеге сүзләрнең Франциянең атаклы провинцияләре исемнәренә географик бәйлелеге юк: алар фәкать ГОСТларда билгеләнгән продукция төрләрен генә аңлата.
Шуның белән бергә, РАР да аныклауларынча, Россия французларның  Champagne һәм Cognac терминнарына хокукларын тулысынча таный.
Россия җитештерүчеләренең “шампан” һәм “коньяк” терминнарын куллануга хокукы турындагы мәсьәлә инде күптәннән күтәрелеп килә. Французлар, әлеге атамаларга бары тик үзләренең генә хокуклы булуларына инанган хәлдә, 1988 елдан аларны Россиядә куллануга каршы көрәш башлады. 1996 елда без, этикеткаларга сhampagne урынына кириллицадагы вариантын гына урнаштырасыбызны вәгъдә итеп, аларга юл куйдык.
2010 елда Дәүләт Думасына Россиядә җитештерелгән шәраб эчемлекләре өчен кириллицада “шампан” һәм “коньяк” сүзләрен 2016 елга кулланудан баш тартуны күздә тоткан шәраб продукциясенә техник регламент проекты кертелгән иде. Әмма Таможня берлеге булдырылу сәбәпле (аңа гомум җайга салучы документлар әзерләргә кирәк) илкүләм техник регламент кабул ителми калды.
2011 елда Россия Күбекле шәраблар җитештерүчеләрнең ассоциациясе Шампань шәрабларының профессиональара комитеты белән Россиянең француз терминнарын кулланудан баш тарту срогын 2022 елга кадәр кичектерү турында килешүгә ирешүен игълан итте. Әйтергә кирәк, Россиянең шампан җитештерүчеләре кулланучы гадәтләнгән терминнан баш тарту нәтиҗәләренә сагаеп карый. “Абрау-Дюрсо” башлыгы Павел Титов фикеренчә, французларның таләбе – гадел таләп, тик кулланучыларны яңа атамага өйрәтү өчен Россия җитештерүчеләренә вакыт кирәк. Ул мисал сыйфатында Испанияне китереп үтте: аңа җитештерүчеләренең этикеткаларына гадәттәге сhampagne терминын cava дигән яңа терминга (хәзер Испаниядә күбекле шәраблар шулай дип атала) алыштыру өчен 15 еллык күчеш чоры бирелгән булган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования