ЯҢАЛЫКЛАР


20
сентябрь, 2017 ел
чәршәмбе

Моңарчы законны санга сукмыйча гына сыра һәм зуррак градуслы башка хәмер эчемлекләре сатучылар штраф-фәләннән әлләни курыкмады. Чыннан да, хосусый эшмәкәрләрнең күбесе өчен 4 мең сум – әлләни зур акча түгел. Хәмерне зур күләмдә сатучылар барыннан да элегрәк  продукциясен тартып алу һәм конфискацияләүдән күбрәк шүрләде

Россия Эчке эшләр министрлыгының Аксубай районы буенча бүлеге һәм ЮХИДИ хезмәткәрләре 2017 елның 11-13 сентябрендә – өч көн дәвамында үз районында “Тоннель” операциясен үткәрде. Анда ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы хезмәткәре дә катнашты

2017 елның 14 сентябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органына Россия Эчке эшләр министрлыгының Яңа Чишмә районы буенча бүлегеннән хәмер продукциясен ташу факты буенча тикшерү материалы карап тикшерү һәм тиешле карар кабул итүгә алынды

19 сентябрьдә Баулы муниципаль районының М.Җәлил исемендәге мәдәният йортында башкарма комитет җитәкчесе И.Гузаиров рәислегендә хәмер базарында катнашучылар өчен киңәшмә булып узды

2017 елның 19 сентябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре ТР Балтач муниципаль районының Сосна авыл җирлегендә гражданнарны кабул итү үткәрде

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы кулланучылар хокукларын яклау бүлегенә кыйммәтле савыт-сабаны кредитка сатулары турында пенсия яшендәге гражданнардан мөрәҗәгатьләр алына

2017 елның 15 сентябрендә Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан шәһәре буенча идарәсендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе Казан территориаль органы җитәкчелегенең Казан шәһәре участок полиция хезмәткәрләре, икътисадый иминлек һәм коррупциягә каршы көрәш бүлеге хезмәткәрләре белән очрашуы булып узды


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International