ЯҢАЛЫКЛАР


22
сентябрь, 2017 ел
җомга

2017 елның 21 сентябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәре ТР Кукмара муниципаль районының Кукмара шәһәре 3нче урта мәктәбендә укучыларның кулланучы буларак аң-белемнәрен үстерү максатыннан сыйныфтан тыш дәрес үткәрде

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы белгечләре Халыкара өлкәннәр көне алдыннан ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Кукмара муниципаль районындагы “Тылсым” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге” дәүләт автоном учреждениесендә үзәктә ял итүче һәм дәваланучылар өчен чара үткәрде. Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә халыкка хокукый мәгълүматлар ирештерү чараның төп максатына әйләнде

1 октябрьдә бөтен дөнья күләмендә “Халыкара өлкәннәр көне” уздырыла. Ел саен билгеләп үтелә торган бу бәйрәм 1990 елның 14 декабрендә БМО Генераль ассамблеясе тәкъдиме белән гамәлгә куелды

2017 елның 19 сентябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләре ТР Балтач муниципаль районының Сосна гомуми белем бирү мәктәбендә укучыларның кулланучы буларак аң-белемнәрен үстерү максатыннан сыйныфтан тыш дәрес үткәрде. Дәрес чаралар планы нигезендә уздырылды. Аның барышында 7-9 сыйныф укучылары “Кулланучылар хокукларын яклау нигезләре” курсын тыңлады

Кулланучы хокукларын бозу – сәүдә һәм хезмәт күрсәтүләр өлкәсендә гадәти гражданнарның кәефен кырган иң киң таралган проблемаларның берсе

2017 елның 11-15 сентябрендә, кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә балаларны акны-карадан аерырга өйрәтү максатыннан, Ютазы районы мәгариф учреждениеләрендә 9-11 сыйныф укучылары өчен класс сәгатьләре үткәрелде


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International