ЯҢАЛЫКЛАР


10
ноябрь, 2017 ел
җомга

Татарстан Республикасында ТР дәүләти гражданлык хезмәтенең абруен үстерү һәм дәүләти гражданлык хезмәткәрләренең әхлакый этәргеч системасын камилләштерү максатыннан чыгып, менә инде дүртенче ел рәттән “Татарстан Республикасының иң яхшы дәүләти гражданлык хезмәткәре”конкурсы үткәрелде

2017 елның 9 ноябрендә Түбән Кама территориаль органы белгече Мөслим районында әнә шундый девиз белән хуҗалык итүче субъектларга сәүдә кагыйдәләрен үтәү, хезмәтләр күрсәтү һәм кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча семинарлар, шулай ук халыкны агарту юнәлешендәге чаралар үткәрде

2017 елның 7 һәм 8 ноябрендә “Роспотребнадзор”ның ТР буенча идарәсе Әлмәт, Зәй, Лениногорск районнарындагы территориаль бүлеге, шулай ук ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы белгечләре Лениногорск шәһәрендә җәмәгать туклануы өлкәсендә (тәгаенләп әйткәндә,“Фудзи” һәм “Старый город”кафеларында) эшчәнлек алып баручы кече бизнес вәкилләре белән очрашу уздырды

Бу көннәрдә Россиядә чаралар үткәрелеп килә. Аларның максаты – гражданнарның лаеклы, имин тормышта яшәүләрен тәэмин итү өчен продукциянең, хезмәтләр күрсәтүнең югары дәрәҗәдә сыйфатлы булуының әһәмиятенә басым ясау

Ел саен ноябрьнең икенче пәнҗешәмбесендә Бөтендөнья сыйфат көне билгеләп үтелә

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы белгечләре Бөтендөнья сыйфат көненә һәм Европа сыйфат атнасына багышланган чаралар кысаларында “Уңыш” базары территориясендә товарлар, эшләр, хезмәт күрсәтүләр сатып алганда (шул исәптән дистанция ысулы белән) кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча кулланучылар һәм сатучылар өчен консультацияләр үткәрде

Кадерле кулланучылар, эшмәкәрләр һәм сатучылар! Исегезгә төшерәбез: Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы белгечләре 2017 елның 11 ноябрендә (шимбә) 09.00 сәгатьтән  13.00 сәгатькәчә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органында (адресы: Казан ш., Һади Такташ ур., 94 й.(3 бүлмә) гражданнарны кабул итәчәк

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге эшенең төп юнәлешләреннән берсе – халыкны куллану законы нигезләренә өйрәтү

2017 елның 7 ноябрендә “Роспотребнадзор”ның ТР буенча идарәсе Әлмәт, Зәй, Лениногорск районнарындагы территориаль бүлеге, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы, “ТРда гигиена һәм эпидемиология үзәге” федераль бюджет сәламәтлек саклау  учреждениесенең Әлмәт, Зәй, Лениногорск районнарындагы филиалы белгечләре «Контакт-С» ҖЧҖ ярдәмендә Лениногорск шәһәренең 5 нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә “Товарларның сыйфаты” дигән темага 8 сыйныфлар укучылары белән лекция-практик семинар үткәрде

Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләре Бөтендөнья сыйфат көне һәм Европа сыйфат атнасына багышланган чаралар кысаларында Әлмәт шәһәренең «Корпорация Центр» көнкүреш техникасы кибетендә, шулай ук «Элитмаркет» һәм «Мега Центр» сәүдә үзәкләрендә чаралар уздырды


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International