2017 елның 15 ноябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәрләре “Правовед” кулланучылар хокукларын яклау җәмгыяте” төбәк иҗтимагый оешмасы вәкилләре белән берлектә 2017 елның 15-19 ноябрендә Казан Ярминкәсе территориясендә үткәрелүче “Мода һәм стиль. Казан – Көз” җиңел сәнәгать һәм текстиль товарларның 32 нче махсус күргәзмәсендә дежур тору оештырды
Түбән Кама территориаль органы хезмәткәре Мөслим районы автосервисларында “корыч ат”ларны кайгыртуның ни дәрәҗәдә булуын ачыклады. Хәзерге вакытта машина – байлык түгел, ә хәрәкәтләнү чарасы! Әмма бу техника, теләсә кайсы башка техника кебек үк, үз вакытында карауны таләп итә. Автомобиль озаграк хезмәт итсен өчен, рульдә утырып йөрү уңайлы булсын өчен кирәк бу. Ә иң мөһиме – “корыч ат” турында кайгырту уңайлылык, матурлыктан тыш, рульдәге кешенең иминлеген тәэмин итә!