ЯҢАЛЫКЛАР


23
ноябрь, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Спорт – нибары бер сүз үзе, ә мәгънәсе нинди тирән! Спорт белән шөгыльләнү – кешенең физик үсешендә билгеле бер нәтиҗәгә ирешүгә юнәлдерелгән эшчәнлекнең бер төре. Спорт – кешенең физик үсешен, сәламәтлеген һәм рухын ныгытуны күздә тоткан физик культураның бер өлеше

2017 елның 17 ноябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгечләре Нурлат шәһәрендәге кибетләрнең берсендә хәмер сатылырга ярамаган вакытта (9 сәгать 05 минутта) балигъ булмаган бер үсмергә сыра сату фактын ачыклады

Тукай районы Калмаш авылы урта гомуми белем бирү мәктәбендә, Халыкара коррупциягә каршы көрәшкә багышланган чаралар планын үтәү йөзеннән, “Намус кушканча яшәү” дигән темага ачык дәрес үткәрелде

2017 елның 22 ноябрендә “Балаларга хокукый ярдәм көне” Бөтенроссия акциясе кысаларында Минзәлә шәһәре 3 нче урта мәктәбе 4 һәм 9 нчы сыйныф укучылары белән чара үткәрелде

2017 елның 23 ноябрендә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы начальнигы Б.И.Кадыйров һәм ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге начальнигы Л.И.Абдуллина Утар-Аты авыл җирлегендә гражданнарны кабул итү оештырды. Анда авыл җирлеге һәм Утар-Аты күп функцияле үзәге офисы хезмәткәрләре катнашты

Татарстанда азык-төлекнең сәламәтлек өчен куркынычсызлыгын тәэмин итү мәсьәләләре буенча координация советы пәйда булачак. Республика Премьер-министры Алексей Песошин бу җәһәттән тиешле карарга кул куйды


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International