ЯҢАЛЫКЛАР


27
ноябрь, 2017 ел
дүшәмбе

Ел саен 9 декабрьдә Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне билгеләп үтелә. Коррупция – барлык җәмгыятьләрдә социаль-икътисадый үсешне какшата торган җитди җинаять ул. Әлеге Халыкара көнне гамәлгә куюның максаты, Генераль ассамблея резолюциясендә күрсәтелгәнчә, коррупция проблемасын һәм коррупцияне кисәтүдә, аңа каршы көрәштә Конвенциянең ролен тирәнрәк аңлауны барлыкка китерү

24 ноябрь көнне Республика клиник хастаханәсе территориясендә, төп бинасы каршындагы мәйданчыкта, “Сәламәт” туклану – озын гомергә юл” дигән “сәламәт” туклану фестивале булып узды. Фестиваль Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы, Республика клиник хастаханәсе, Азык-төлек һәм социаль туклану департаменты, Медицина профилактикасы үзәге ярдәмендә оештырылды

2017 елның 24 ноябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы куллану базарын үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре “Сөембикә” редакциясе хезмәткәрләре белән очрашу үткәрде

2017 елның 24 ноябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәре Г.Ф.Шакирова “Роспотребнадзор”ның ТР буенча идарәсе Арча, Биектау районнарындагы җирле бүлеге хезмәткәре белән берлектә Күп функцияле үзәкнең Балтач районындагы филиалында “Кулланучылар хокукларын яклау турында” РФ законын аңлату йөзеннән чара үткәрде. Халыкны хокукый яктан акны карадан аерырга өйрәтү төп максатка әйләнде


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International