ЯҢАЛЫКЛАР


7
декабрь, 2017 ел
пәнҗешәмбе

29 ноябрьдә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясендә “2014 -2020 елларга Татарстан Республикасында кулланучылар хокукларын яклауның комплекслы системасын үстерү” программасының чаралар планын үтәү кысаларында унбиш колбаса үрнәгенә куллану дегустациясе булып узды. Куллану дегустациясе республикабызның ваклап сату челтәрләрендә сатыла торган колбаса ризыкларының сыйфатын һәм сәламәтлек өчен куркынычсызлыгын бәяләү, иң сыйфатлыларын ачыклау һәм дегустация нәтиҗәләрен кулланучыларга түкми-чәчми җиткерү максатыннан чыгып үткәрелде

 2017 елның 12 декабрендә 12.00дән 20.00 сәгатькәчә, Россия Федерациясе Президенты кушуы буенча, дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнарында Гомумроссия гражданнарны кабул итү көне уздырыла

2017 елның 6 декабрендә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Зеленодол территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре Югары Ослан муниципаль районының Югары Ослан авылында хосусый эшмәкәр Р.М.Халиковның базарында гражданнарны күчмә кабул итү үткәрде

6-7 декабрь көннәрендә Татарстан башкаласында “Рәхим-шәфкатьле Казан” (“Добрая Казань. Благотворительность: опыт регионов”) дигән икенче ачык форум үткәрелә. Оештыручылар алдан ук вәгъдә иткәнчә, илнең төрле почмакларыннан килгән хәйриячеләр бер мәйданчыкка җыелды

2017 елның 5 декабрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре Казан шәһәре Совет районында инвалидлар һәм өлкән яшьтәге кешеләр белән мәгълүмати характердагы очрашу үткәрде

2017 елның 1 декабрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре, Халыкара инвалидлар көнен үткәрүгә бәйле рәвештә, Кукмара муниципаль районының “Тылсым” халыкка комплекслы социаль хезмәтләр күрсәтү үзәгендә өлкән яшьтәге кешеләр, инвалидлар белән очрашу уздырды


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International