ЯҢАЛЫКЛАР


8
декабрь, 2017 ел
җомга

2017 елның 8 декабрендә Менделеев шәһәренең 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә кулланучылар хокукларын яклау буенча республика олимпиадасының төп бүләген тапшыру тантанасы булды.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтханов 10-11 сыйныфлар арасында олимпиадада җиңгән Никифорова Мариягә исемле бәллүр кубок, кыйммәтле бүләк һәм җиңүче дипломы тапшырды.

Ә инде тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Бондарева Гөлүсә Җәүдәт кызы Рәхмәт хаты белән бүләкләнде

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Зеленодол территориаль органы контрольлек-инспекция бүлеге белгеч-эксперты, Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы буенча идарәсе Буа районы һәм Буа шәһәрендәге белгече, физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр декадасы кысаларында, дәүләти һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү буенча күп функцияле үзәктә (түбәндәге адрес буенча урнашкан: Тәтеш ш., Ленин ур., 37 й.) кабул итү үткәрде

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органына Россия Эчке эшләр министрлыгының ТР Минзәлә районы буенча бүлегеннән Казахстан Республикасында җитештерелгән хәмер сату турында административ материал керде

 2017 елның 3 декабрендә дөньяның күп кенә илләрендә, шул исәптән Россиядә Халыкара инвалидлар көне билгеләп үтелде

 Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органында Инвалидлар декадасы кысаларында төрле чаралар үткәрелә

2017 елның 4 декабрендә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Зеленодол территориаль органы контрольлек-инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты Халыкара инвалидлар көненә багышланган Инвалидлар декадасы кысаларында Кама Тамагы районының «Богородский рай» халыкка комплекслы социаль хезмәтләр күрсәтү үзәгендә ял итүче инвалидлар, өлкән буын вәкилләре белән кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча очрашу үткәрде

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы Яңа ел һәм Раштуа бәйрәмнәре алдыннан кулланучылар арасында анкета чарасы үткәрде. Чарада 50 респондент катнашты. Сорашып-белешү нәтиҗәләренә анализ ясау кулланучыларның Яңа ел турларына карата планнарының нинди булуын һәм аларның ниндирәк ялларга өстенлек бирүен күрсәтте

Инде мәгълүм булганча, агымдагы елның сентябреннән  ноябрьгә кадәр “Кулланучылар хокукларын яклауны комплекслы үстерү” 6 нчы кече программасы кысаларында “Кулланучылар хокукларын яклау” дигән темага республика олимпиадасы үткәрелде. Менә хәзер шуның нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы олимпиадада җиңүчеләргә кыйммәтле бүләкләр һәм Мактау грамоталары тапшыру җәһәтеннән чаралар оештырды, шулай ук олимпиада призерларын әзерләгән укытучыларга Рәхмәт хатлары тапшырды

Олимпиадалар инде күптән мәктәп тормышында аерылгысыз өлешкә әйләнде. Кагыйдә буларак, аларда теге яки бу фән белән кызыксынучы балалар катнаша. Олимпиада, теләсә кайсы башка ярыш кебек үк, лаеклы көндәшләр белән үзара көч сынашу мөмкинлеге, азарт, җиңүгә омтылыш ул. “Кулланучылар хокуклары” темасы мәктәпләрдә җәмгыять белеме дәресләрендә бик аз өйрәнелә, шуңа күрә Түбән Кама территориаль органы хезмәткәрләре уку елы дәвамында балалар өчен бу темага (ул бүген – иң актуаль темаларның берсе) сыйныфтан тыш дәресләр уздыра. Һәм менә югары сыйныф укучыларына “Кулланучылар хокукларын яклау” темасы буенча үткәрелгән олимпиадада үз белемнәрен күрсәтү мөмкинлеге тудырылды. Олимпиаданың инде биш ел рәттән үткәрелүен дә әйтеп үтәргә кирәк

2017 елның 1еннән 10 декабрьгә кадәр, гадәттәгечә, Халыкара инвалидлар көненә багышланган инвалидлар декадасы үткәрелә. Әйе, бүген бу кешеләр игьтибар һәм кайгыртуга мохтаҗ.  Ә безнең бурыч – аларга кирәкле ярдәм күрсәтү, җәмгыять тормышына җайлашу мөмкинлеге бирердәй шартлар тудыру, тигез хокуклар һәм мөмкинлекләр гарантияләү


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International