ЯҢАЛЫКЛАР


14
декабрь, 2017 ел
пәнҗешәмбе

2017 елның 14 декабрендә Питрәч 1 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең актлар залында “Кулланучылар хокукларын яклау” темасы буенча үткәрелгән олмипиадада җиңүчеләр һәм призерларны бүләкләү тантанасы булды.

 Республиканың төрле почмакларыннан барлыгы 4000нән артыграк укучы олимпиадада катнашу теләген белдергән иде, шул исәптән Татарстан Республикасы Питрәч районыннан – 104.

Олимпиаданың 3 этапта үткәрелүен билгеләп үтү мөһим

2017 елның 13 декабрендә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Зеленодол территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү  бүлеге начальнигы, контрольлек-инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты ТР Буа шәһәре 2 нче лицеенда булып, “Кулланучылар хокукларын яклау” дигән темага үткәрелгән республика олимпиадасы призерын һәм тарих, җәмгыять белеме укытучысын бүләкләде. Бүләкләү лицей директоры Ранис Рәис улы Әхмәтов катнашында укытучылар киңәшмәсе барышында булды

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге “Казан шәһәренең үзәкләштерелгән китапханәләр системасы” муниципаль бюджет мәдәният учреждениесендә китапханәләргә йөрүчеләргә кулланучылар хокукларын якалу өлкәсендә буклетлар һәм брошюралар тарату буенча чираттагы чараны уздырды

“Чананы – җәйдән, ә арбаны – кыштан әзерлә”. Бу бик борынгы халык мәкале бүген дә актуаль булып кала.  Бигрәк тә товарны сезонында сатып алмаганда байтак кына акчаны янга калдыру мөмкинлеге турында сөйләгәндә еш искә алына ул. Әйтик, кайры, чәшке туннарны – җәен, кышкы итекләрне – кыш беткәч, кроссовканы – суыкта, шикәрне – кайнатма әзерләү сезоны җиткәнче, мәктәп товарларын – сентябрьгә берничә ай кала, җәйге юлламаны – кышын алсаң, очсызракка төшә. Шулай итеп, байтак акча туздырылмыйча калына. Тик язмабыз героена әйләнгән кулланучы ханымның гына башкачарак килеп чыккан әнә

2017 елның 13 декабрендә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Зеленодол территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге начальнигы, контрольлек-инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты Чүпрәле районының Чүпрәле 1 нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә, Чүпрәле күп профильле лицеендә булып, “Кулланучылар хокукларын яклау” темасы буенча республика олимпиадасы призерларын һәм тарих, җәмгыять белеме укытучыларын бүләкләде

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы белгечләре декабрь аенда “Сатып алучыларның хокукларын урында беләбез” дигән акциясен дәвам итә. Акция бер атна дәвамында Казанның 23 кибетендә узды инде, киләсе атнада “аңлату десант”ын Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы карамагындагы районнарга “төшерү” күздә тотыла


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International