ЯҢАЛЫКЛАР


21
декабрь, 2017 ел
пәнҗешәмбе

2017 елның 22 декабрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең дегустацияләр залында Алкогольле продукция буенча республика дегустация комиссиясенең (алга таба – дегустация комиссиясе) чираттагы утырышы булып узды. Көн тәртибенә бердәнбер мәсьәлә – республикабызның сәүдә объектларында сатыла торган кулланучылар арасында аеруча популяр Россия шампан  шәрабләренә һәм газлы шәраб эчемлекләренә ябык дегустация үткәрү кертелде

19 һәм 20 декабрьдә Чаллы шәһәре һәм Мамадыш районы мәктәпләре укучыларын – “Кулланучылар хокукларын яклау” темасы буенча олимпиада призерларын бүләкләү тантанасы булып узды. Чаллы территориаль органы белгечләре олимпиада призерларына тантаналы шартларда дипломнар, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры  Э.Н.Фәттахов, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җ.Й.Әхмәтханов имзалаган грамоталар, исемле кубоклар һәм истәлекле бүләкләр тапшырды

2017 елның 21 декабрендә Пенсия фонды һәм башка хезмәтләр белгечләре ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре белән берлектә гражданнарны пенсия белән тәэмин итү һәм куллану базары өлкәсендә иң актуаль мәсьәләләр буенча халык белән очрашу үткәрде

2017 елның 18 декабрендә Казан шәһәренең Россия Герое А.В.Козин исемендәге 7 нче гимназиясендә “Кулланучылар хокукларын яклау” дигән темага олимпиада призерын бүләкләү тантанасы булды

Республикабызның төрле почмакларыннан  4000нән артыграк, шул исәптән Казаннан –  459 укучы олимпиадада катнашырга теләк белдергән иде


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International