Ишегалдындагы яман хәлгә нокта куелды

2017 елның 20 апреле, пәнҗешәмбе

Агымдагы елның апрель аенда ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органына Түбән Кама шәһәре прокуратурасы бер кибетнең алкогольле продукция әйләнешен җайга салучы законны үтәве-үтәмәвен тикшерү  эшен йөкләде.

Түбән Кама шәһәрендәге Җиңүнең 30 еллыгы урамында яшәүчеләр үзләренең йортында хәмер сатыла торган кибеткә бал кортыдай сырышкан сәрхушләрнең кычкырыш-талашларына, шакшыларына озак кына түзеп торганнан соң, түземлекләре төкәнеп, шәһәр прокуратурасына күмәк шикаять язган. Шикаятьтә алар үзләре яши торган йортның инде болай да Түбән Камада яман аты чыгуын, өстәвенә шушы кибетнең җәмәгать тәртибен бозуга төрле сәбәпләр китереп чыгаруын күрсәткән.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы хезмәткәрләре әлеге кибет ишегенең (сатучыларның (кулланучылар) кереп чыгып йөрүләре өчен) күп фатирлы йортның ишегалды ягында урнашканлыгын билгеләде. Ә бу “Татарстан Республикасы территориясендә алкогольле продукциянең ваклап сату вакытына, шартларына һәм урыннарына карата өстәмә чикләүләр һәм Татарстан Республикасы кайбер законнар актларының үз көчен югалтуын тану турында” 6 март, 2015 ел, № 10-ТРЗ Татарстан Республикасы законының 2 статьясындагы 5 пунктын бозу булып тора.

Юридик затка (кибет хуҗасы) һәм аның директорына РФ КоАП  14.16 статьясындагы 3 өлеше буенча административ хокук бозулар турында беркетмәләр тутырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International