Халыкны агарту эше дәвам иттерелә

2017 елның 15 июне, пәнҗешәмбе

Кулланучылар хокукларын яклау буенча гражданнардан алына торган мөрәҗәгатьләрне тиешле органнар тарафыннан карап тикшерү тәҗрибәсе кулланучылар белән  сатучылар (эш башкаручылар) арасындагы бәхәсләрнең күпчелеген судка кадәр хәл кылу мөмкинлеген күрсәтә. Шуңа күрә алга таба да мондый эшне дәвам иттерү кирәк.

Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә акны-карадан аера белергә өйрәтү кулланучыга товарлар һәм хезмәтләр күрсәтү базарында югалып калмау, товарлар сатып алу һәм хезмәт күрсәтүләргә (эшләр башкару) саграк карау мөмкинлеге бирә һәм гражданнарда товарлар сатып алуга, хезмәтләр күрсәтүгә (эш башкару) килешүләр төзүгә бәйле бәхәсләр килеп туганда “Кулланучылар хокукларын яклау турында” Россия Федерациясе Законы нигезләмәләрен мөстәкыйль куллануга кызыксыну тудыра.

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе эшчәнлеге юнәлешләреннән берсе – халыкның киң катлавы арасында агарту эше алып бару.

2017 елның 9 июнендә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәре Теләче районының Олы Нырсы авылында кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә халыкны мәгълүматлы итү буенча “консультация өстәле” үткәрде.

Авыл халкына Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләре, “Кулланучылар хокукларын яклау турында” РФ Законының аерым статьялары, гражданнар мөрәҗәгатьләрен карап тикшерү тәртибе аңлатылды, азык-төлек, кием-салым, көнкүреш техникасы сыйфаты буенча әңгәмә үткәрелде, килеп туу ихтималы булган низаглар һәм проблемаларны хәл кылу буенча тәкъдимнәр ирештерелде, сыйфатсыз товарлар сатып алу очрагында сатучыга претензияләр кую сроклары, шулай ук аларны сатучыга кире кайтару тәртибе аңлатылды.

Әйтергә кирәк, халык белән эшләүнең әнә шундый формасы гражданнарның хокукый яктан аң-белемнәрен үстерүгә, урыннарда санга сугылмаган кулланучы  хокукларын торгызу буенча низаглы хәлләрдән котылуга ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International