Әгерҗе районында – комплекслы чара

2017 елның 15 июне, пәнҗешәмбе

14 июнь көнне Чаллы территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләре Әгерҗе муниципаль районында комплекслы чара үткәрде.

Чара барышында кибет шәһәрләрендә (Әгерҗе РайПосының 18 нче кибетендә, хосусый эшмәкәр Р.К.Галиеваның «Апельсинчик» кибетендә) социаль әһәмиятле азык-төлеккә мониторинг үткәрелде. Бүгенгә  «Апельсинчик» кибетендә сөт ризыкларының тәкъдим ителмәгәнлеге ачыкланды.  Ә менә бәяләрне арттыру күзәтелмәде. Шулай ук «Табыш» сәүдә үзәгендә 24 атамадагы продуктка һәм Әгерҗе шәһәре ваклап сату челтәрендә сыраның тәкъдим ителешенә мониторинг үткәрелде.

Бүлек хезмәткәрләре Әгерҗе шәһәрендә эшмәкәрләр белән дә очрашты. Азык-төлек кибетләрендә сатып алучылар белән аңлату эше үткәрелеп, “Кулланучылар хокукларын яклау турында”  07.02.1992 ел, № 2300-1 Россия Федерациясе Законының төп нигезләмәләре, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең  19.01.1998ел, № 55 карары белән расланган Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләре, контрольлек чараларын үткәрү тәртибе, сатучылар, хосусый эшмәкәрләрнең хокуклары һәм бурычлары аңлатылды.

Эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә хокукларын бозуга бәйле кулланучылар сорауларына җаваплар бирде. Мәгълүмати акция үткәрелде – ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе бастырып чыгарган “Претензияне ничек тутырырга”, “Суд карары законлы көченә кергәннән соң кулланучы гамәлләре”, “Автостоянка хезмәте күрсәтү кагыйдәләре” дигән буклетлар өләшенде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International