Китапханә халыкны кулланучы буларак агарту системасында катнаша

2017 елның 15 июне, пәнҗешәмбе

Куллану сәясәтенең өстенлекле юнәлешләреннән берсе  - куллану белемнәрен, бу өлкәдә агарту эшен киң җәелдерү. Әлеге юнәлеш бүгенге кулланучыларның үз хокукларын яклау өчен генә түгел, бәлки цивилизацияле кулланучыларның киләчәк буыннары хокукларын яклау өчен дә зур әһәмияткә ия. Хәзерге вакытта кулланучылар, шулай ук күп кенә эшмәкәрләр, җирле үзидарә органнары, башка структуралар белгечләре кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләрен закон нигезендә җайга салуга кагылышлы мәгълүматларга зур ихтыяҗ кичерә. Шул ук вакытта китапханә халыкны кулланучы буларак агарту системасында тигез хокуклы катнашучыларның берсе булып тора.

 Шуңа күрә китапханәләрнең кулланучыларны агарту эшчәнлегендә катнашуы,  һичшиксез, аңлашыла. Шуны истә тотып, 2017 елның 15 июнендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге ТР Арча муниципаль районы “Арча үзәкләштерелгән китапханәләр системасы” муниципаль бюджет учреждениесенең Лесхоз авыл китапханәсе (Р.И. Шәймуллина) белән берлектә кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләрендә халыкны аңлы-белемле итү максатыннан уртак чара үткәрде.  Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге начальнигы Л.И.Абдуллина тыңлаучылар игътибарына  Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе, аның эшчәнлеге һәм бурычлары, кулланучылар хокукларын яклау турында законның төп нигезләмәләре турында мәгълүматлар ирештерде. Сатып алучыларны алдау ысуллары, сәүдә оешмаларында сатып алучыларның хокукый хәле кебек темаларга кагылып үтелде, шулай ук сыйфатсыз һәм сыйфатлы товарны кире кайтару тәртибе,  Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясендә үткәрелгән дегустацияләр нәтиҗәләре аңлатылды.

Тыңлаучылар әңгәмәдә актив катнашып, үзләрен кызыксындырган сораулар бирде, шәхси тормышыннан мисаллар китереп сөйләде. Шулай ук чарада катнашучылар өчен индивидуаль консультацияләр үткәрелде.

Китапханәдә “Хокук лабиринтлары аша” дигән китап күргәзмәсе булдырылып, хокук буенча, шул исәптән кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча мәгълүмати материаллар тәкъдим ителде.

Чара ахырында халыкка кулланучылар турында мәгълүмат җыентыклары белән танышырга киңәш ителде, товарлар һәм хезмәт күрсәтүләр базарында теге яки бу хәлләр килеп туганда кулланучыга нинди гамәлләр кылырга кирәклеген аңлаткан буклетлар, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы белән элемтәгә керү өчен телефон номерлары өләшенде.

Гомумән алганда, бик кызыклы һәм файдалы чара үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International