“Арзан” Сәүдә үзәгендә – “консультация өстәле”

2017 елның 20 июне, сишәмбе

2017 елның 15 июнендә Чаллы шәһәренең “Арзан” Сәүдә үзәгендә эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә кулланучыларга һәм эшмәкәрләргә консультация ярдәме күрсәтү буенча “консультация өстәле” үткәрде.

 “Арзан” Сәүдә үзәгенең эчке элемтәсе аша белгечләребезнең эшләве турында игълан ителде. ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе белгечләре халыкка “Кулланучылар хокукларын яклау турында”  7 февраль, 1992 ел, N 2300-I РФ Законын аңлатты, тәгаен генә түбәндәге сорауларга җаваплар бирде:

- товарга экспертиза үткәрү тәртибе һәм сроклары;

- товарга гарантия һәм гарантия булмаган ремонт үткәрү сроклары;

- аяк киеменә гарантиянең төрләре һәм сроклары;

- Татарстан Республикасы территориясендә сезонлы билгеләнештәге товарлар өчен сезон сроклары.

Соңгы сорау белән мөрәҗәгать итүчегә болай дип аңлатылды:

Татарстан Республикасында, Закон нигезендә, җирле климат шартларыннан чыгып, сезонлы билгеләнештәге товарларның гарантия срокларын һәм хезмәт итү срокларын билгеләү өчен сезон сроклары түбәндәгечә билгеләнгән:

кышкы – 16 ноябрьдән 15 мартка кадәр;

язгы  - 16 марттан 15 майга кадәр;

җәйге – 16 майдан 31 августка кадәр;

көзге – 1 сентябрьдән 15 ноябрьгә кадәр.

Чаллы территориаль органы белгечләре “Консультация өстәле” эше вакытында барлыгы 5 хосусый эшмәкәргә һәм 6 кулланучыга киңәш-табыш бирде. Барысына да ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе эшләп чыгарган буклетлар өләшенде.

“Арзан” Сәүдә үзәгенең эчке телефоны аша ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе Чаллы территориаль органының “кайнар линия” телефоны (телефон номеры:  71-43-03) эшләве, теләгендә булган һәркемнең, үзе өчен уңайлы вакытта бу телефон номерын җыеп, кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча квалификацияле бушлай ярдәм алу мөмкинлегенә ия булуы турында белдерелде.


 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International