Ике тапкыр акча алып калынса, нишләргә?

2017 елның 14 июле, җомга

Банк карталарыннан файдалану колачы киңрәк җәелә барган саен клиентларның счетларыннан акча урлауга бәйле караклык очраклары да ешая. Чаллы шәһәрендә яшәүче бер ханым “кайнар линия” телефоны аша Чаллы территориаль органының кулланучылар хокукларын яклау бүлегенә мөрәҗәгать итте. Баксаң, товарга банк картасы белән түләгәндә, счетыннан шул бер үк сумма ике тапкыр алынган икән. Моны ул өенә кайтып, “онлайн-банк”тагы шәхси кабинетына кергәч кенә күреп алган.

Икеләтә операцияләр (икеләтә транзакция)  - банк карталарыннан акча урлауның иң гади ысулларыннан берсе. Сатып алучы сәүдә-сервис челтәрендә товар яки хезмәт күрсәтүгә түләү өчен картасын операторга биреп, аны мәгълүматлар укучы җайланма аша үткәрә. Сатып алучы  ПИН-код җыйгач (кирәк булганда), хезмәткәр, хата күрсәтә, ди. Шуннан тагын бер тапкыр югарыда телгә алып үтелгән гамәлләр кабатланганнан соң транзакция уңышлы башкарыла. Әмма берникадәр вакыт узганнан соң карта хуҗасы акчасының ике тапкыр “салдырылганлыгын” күреп өнсез кала.

Шул ук вакытта карта хуҗаларының күбесе, счетыннан акча алынуы турында телефоннарына смс-хәбәр килеп торса да, икенче смсны  хата яки смсның кабатлануы дип кенә санап (бер үк төрле сумма бит), моңа игътибар да итми.

Мондый хәлгә килеп капмас өчен нишләргә:

- үзеңнең карта буенча операцияләр турында хәбәр итеп бару өчен  смс-хәбәр опциясен тоташтырырга. Транзакция уңышлы килеп чыкса, ягъни товар яисә хезмәт күрсәтү өчен түләнергә тиешле акча счеттан алынса, карта хуҗасына шундук тиешле смс-хәбәр килеп ирешә. Аны ул, түләгәнлегенә дәлил сыйфатында, кабаттан транзакция ясарга кодалаган хезмәткәргә күрсәтә ала.

- шул бер үк сумманы алып калу турында ике хәбәр килсә, шундук банкка шалтыратып, счеттан ике тапкыр акча алып калыну-калынмавын белешергә.

Чаллы территориаль органы белгечләре кулланучыга товарны сатып алу урыны буенча претензия хаты белән (бер үк сумманың ике тапкыр алып калынуын раслаган документ (билгеле бер вакыт чорына банк счеты распечаткасы) белән бергә) мөрәҗәгать итәргә киңәш бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International