Сәпид ерак бармаган...

2017 елның 17 июле, дүшәмбе

Бу дөньяда велосипед турында хыялланмаучы берәр малай бармы икән? Юктыр да мөгаен. Булачак ир-егетләрнең тәүге “корыч аты” бит ул.

Әнисе кыш буе улына бүләккә акча туплап, җәй җитүгә, ниһаять, бәгырь җимеше белән велосипед алырга дип базарга бара. Малайга тиз йөрешле сәпид ошый. Шул ук көнне ул дуслары белән “корыч аты”нда йөреп карамакчы була. Әмма, ни кызганыч, өеннән әлләни ерак кына китә алмый: велосипедының педале кубып төшә дә малай җиргә мәтәлә. 

Велосипедны сатып җибәргән сәүдә ноктасында педальне урынына беркетеп куялар-куюын. Әмма малай рульгә утыруга, педаль валуны белән янә кубып төшә. Базарда эшмәкәр, янәсе кулланылышта булган, дип, товарны кабул итүдән баш тарта.

Кулланучыга, “Кулланучылар хокукларын яклау турында” Законның 18 статьясы нигезендә, претензия тутыруга ярдәм ителде. Әмма базарда претензияне кабул итүдән баш тартылган, күршедәге сәүдәгәрләр дә шаһит булырга ашкынып тормаган. Шуңа күрә претензияне күрше шәһәргә почта аша (уведомление белән) җибәрергә туры килде.

Ваемсыз сатучының, хатны алып, велосипедка бәйле проблеманы  хәл кыласына ышанабыз. Брак товарга килеп капканына малайның тамчы да гаебе юк  лабаса.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International