ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе урынбасары Рөстәм Арсланов гражданнарны кабул итү үткәрде. Чара Лениногорск шәһәрендә яшәүчеләр белән видеоконференция режимында уздырылды.
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе урынбасарына “он-лайн” режимда 7 сорау белән мөрәҗәгать ителде. Сораулар асылда туристик сәфәрләргә, инглиз теле курслары өчен хезмәт күрсәтүләргә түләүгә кагылышлы булды. Кабул итүгә килгән байтак кына кешене ЕГАИС системасына бәйле мәсьәләләр кызыксындырды.
Кабул итү йомгаклары буенча Рөстәм Арсланов мондый чараларның даими төстә уздырыласын искәртте. “Консультацияләр барышында кешеләр белән аралашу – эшчәнлегебезнең иң мөһим өлешләреннән берсе”, – диде ул.