Полиция бер машинада суррогат хәмерле канистрларга тап булган

2017 елның 10 августы, пәнҗешәмбе

Ютазы районында район эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы белгечләре белән берлектә 28 литр күләмендә спиртлы продукция ташу фактын ачыклаган.

Полиция хезмәткәрләре 31 июль көнне 19 сәгать 40 минутта Урыссу шәһәр тибындагы бистәсе – Октябрьск шәһәре автомобиль юлында «ВАЗ 211440» җиңел автомобилен туктатып, спиртлы сыекчага, тәгаенләп әйткәндә,  1,5 литр сыешлы 12 шешәгә һәм 10 литр сыешлы 1 канистрга тап булган. Товарның автомобиль хуҗасыныкы икәнлеге ачыкланган, әмма ул спиртлы продукциягә документлар күрсәтә алмаган. Нәтиҗәдә 28 литр күләмендә спиртлы продукция хуҗасыннан алынган. Продукция экспертизага җибәреләчәк.

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы әлеге факт буенча административ тикшерү үткәрә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International