Агарту-аңлату эше

2017 елның 11 августы, җомга

Дәүләт хезмәтләре белгечләре җәйге каникул чорында үсеп килүче буын өчен чаралар үткәрүне дәвам итә. Әнә 10 августта ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы белгечләре “Зәй шәһәре халыкны эш белән тәэмин итү үзәге” учреждениесе хезмәткәрләре белән берлектә “Йолдызлык” балаларны савыктыру лагере” муниципаль бюджет учреждениесендә булып кайтты. Бу көнне халыкны эш белән тәэмин итү үзәге хезмәткәрләре “Җәйге лагерь – профориентация территориясе” дигән девиз белән акция үткәрде. Акциянең максаты үсеп килүче буынны һөнәр сайлау нигезләре һәм үзенчәлекләре белән таныштырудан гыйбарәт булды. Белгечләр киләчәктә кем  булырга, үзләренең тормышын нинди эшкә багышларга теләүләре турында уйланырга тәкъдим итеп, мәктәп укучыларын уен рәвешендә хезмәт базарында ихтыяҗ зур булган һөнәрләр белән таныштырды.

Түбән Кама территориаль органы белгече исә яшьләр белән кулланучылар хокукларын яклау темасына әңгәмә уздырды. Чөнки ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең агарту эшендә төп максат кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә халыкның аң-белемнәрен үстерүдән гыйбарәт бит.

Әлеге очрашу балаларда мөстәкыйль эшләү күнекмәләрен формалаштыруга, үзләштергән белемнәрен тормышта теге яки бу бурычларны хәл иткәндә кулланырга өйрәтү, актив гражданлык позициясен булдыруга юнәлдерелде. Егет-кызлар товарларны сату, хезмәтләр күрсәтү, эшләр башкару кагыйдәләре, шулай ук кулланучылар буларак үз хокукларын тормышка ашыру механизмнары белән таныштырылды. 

Аларга кулланучылар хокукларын яклау турында закон, үзләренең һәм якыннарының хокукларын яклауга карата кызыксыну тудыру максатыннан, күбрәк гамәли яктан аңлатылды. Тормыштан мисаллар китерелеп, укучылар теге яки бу очракта кемнең кулланучы булып торуы, китерелгән мисалның кулланучылар хокукларын яклау турында закон тәэсиренә эләгү-эләкмәве һәм килеп туган хәлдән ничек чыгып булуы турында баш ватты.

Гомумән, балалар темага карата гаять зур кызыксыну күрсәтеп, төрле хәлләр буенча рәхәтләнеп фикер алышты. Аларны гарантия срогы чыкмаган сыйфатсыз товарларны, аерым алганда, телефонны кире кайтару, башкасына алыштыру мөмкинлеге, яраклылык срогы чыккан азык-төлекне ни рәвешле кире кайтарып булуы кызыксындырды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International