РФ ГК 651 статьясының 2 бүлеге нигезендә, бинаны яки корылманы арендага алу буенча бер елга һәм аннан күбрәккә төзелгән килешү дәүләт теркәвенә алынырга тиеш, һәм ул теркәүгә алынганнан соң гына төзелгән булып санала. №122-ФЗ Федераль законның 14 статьясындагы 1 пункты нигезендә, килешүләрнең һәм башка алыш-бирешләрнең дәүләт теркәвенә алынганлыгы алыш-бирешнең эчтәлеген чагылдырган документта махсус теркәү язуы белән раслана. Шул рәвешле мөрәҗәгать итүчеләр арендага алынган (срогы килешүдә билгеләнеп, бер ел һәм аннан күбрәк тәшкил иткән) стационар сәүдә объектларына һәм склад бүлмәләренә ия булуларын раслау өчен аренда килешүен (документларда теркәү язуы штампы белән расланган) яки аның күчермәсен (дәүләт теркәвенә алуны хәл итүче орган раслаган яки нотариуста расланган) тапшыра.
РФ ГК нигезендә, субаренда килешүләренә дә аренда килешүләре турында кагыйдәләр кулланыла (законда яки башка хокукый актларда башкача күздә тотылмаганда). Мөрәҗәгать итүченең стационар сәүдә объектларына һәм склад бүлмәләренә ия булуын раслау өчен лицензияләүче органга югарыда күрсәтеп үтәлгән таләпләргә туры килүче субаренда килешүләрен тапшыру рөхсәт ителә.
Сорау: Оешмага лицензия бирүдән баш тартылган иде. Хәзер инде баш тарту сәбәпләре юкка чыгарылды. Дәүләт алкоголь инспекциясенә кабат мөрәҗәгать итү өчен гариза белән бергә барлык документларны да тапшырыргамы, әллә баш тарту сәбәпләрен юкка чыгаруны раслаучы документларны гына тапшыру да җитәме?