Алкогольле продукция әйләнеше һәм сату

Сорау: Алкогольле продукциянең легаль булмаган төстә сатылуы турында кая хәбәр итәргә?
Җавап: Алкогольле продукциянең легаль булмаган төстә сатылуы турында ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең “кайнар линия”сенә (8 (843) 278-92-79 (тәүлек әйләнәсендә) хәбәр итәргә була.
Сорау: Алкогольле продукциянең легальлеген ничек тикшерергә?
Җавап: Алкогольле продукциянең легальлеген шешәнең тышкы “кыяфәте” буенча белергә була – этикеткасы һәм контрэтикеткасы тигез ябыштырылырга, бөкесе борылып йөрмәскә, шешәсенә акциз маркасы яки махсус марка ябыштырылган булырга тиеш. Сатучы легаль җитештерелгән алкогольле продукциягә сатып алучының беренче таләбе буенча ук товарны озату документларын: товар-транспорт накладноен, ТТНга белешмә яки таможня декларациясенә белешмә (импорт продукциясе өчен) тапшырырга тиеш.
Икенче вариант: 5-114-115 номерын җыеп, сатудагы алкогольле продукциянең легальлеген тикшерергә ниятләвегез турында операторга хәбәр итегез. Шуннан соң аңа шешәдәге теркәү номерын әйтегез. Алкоголь Татарстанда җитештерелгән булса, партия номеры шешә бөкесенә сугыла; республикадан читтә җитештерелгән булса – шешәгә (штрихкоды өстенә) сугыла.
Өченче вариант: Шулай ук Интернет аша да мондый хезмәт күрсәтүдән файдаланырга була. Сервис ТР дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү порталына (uslugi.tatar.ru) урнаштырылган.
Сорау: Ларекларда алкогольсез сыра сатылырга тиешме?
Җавап: “Этил спирты, алкогольле һәм спиртлы продукция җитештерүне һәм әйләнешен дәүләти җайга салу һәм алкогольле продукцияне куллануны (эчү) чикләү турында” 22 ноябрь, 1995 ел, №171-ФЗ Законның 2 статьясы нигезендә, алкогольле продукция – азык чималыннан эшләнгән этил спиртын һәм (яки) спиртлы азык продукциясен кулланып яки кулланмыйча җитештерелгән, әзер продукциянең 0,5 проценттан күбрәк микъдары этил спиртыннан торган азык продукциясе (РФ Хөкүмәте билгеләгән исемлек нигезендәге азык продукциясеннән тыш) ул. Алкогольле продукция спиртлы эчемлекләр (шул исәптән аракы), шәраб, җимеш шәрабы, ликерлы шәраб, күбекле шәраб (шампан шәрабы), шәраб эчемлекләре, сыра һәм аның нигезендә җитештерелә торган эчемлекләр төрләренә бүленә.
“Алкогольсез сыра” дип аталган эчемлектә этил спирты микъдары әзер продукция күләменең 0,5 процентыннан кимрәк икән, мондый эчемлек алкогольле продукция категориясенә кертелми һәм аңа стационар булмаган сәүдә объектларында сатуны тыю буенча чикләүләр кагылмый.
Сорау: Алкоголь сату өчен авыл кибетенең бер өлешен (8 кв.м) арендага  алып  торам. 2012 елның июленнән законга үзгәрешләр кертелү сәбәпле алкогольне сату өчен бина-бүлмәнең гомуми мәйданы 25 кв.метрдан ким булмаска тиеш. Миңа хәзер нәрсә эшләргә?
Җавап: Чыннан да, 2012 елның 1 июленнән №171-ФЗ Законның 16 статьясындагы 6 пунктының 2 абзацы (18.07.2011 ел, №218-ФЗ Федераль закон редакциясендә)үз көченә керде. Анда авыл җирлекләрендә алкогольле продукцияне (сыра һәм сыра эчемлекләреннән тыш) ваклап сатучы оешмаларның мондый максат өчен милектә, хуҗалык алып бару өчен бирелгән, оператив идарәдәге яки арендага бирелгән (срогы килешүдә билгеләнеп, бер ел һәм аннан күбрәк тәшкил иткән), гомуми мәйданы 25 квадрат метрдан ким булмаган стационар сәүдә объектларына һәм склад бүлмәләренә ия булырга тиешлеге күздә тотылган. Законга каршы килеп булмый, Сезгә 25 кв.метр мәйданны арендаларга туры киләчәк, дигән сүз.
Сорау: Сатучы алкогольле продукцияне сатып алучыдан шәхесен раслаучы документын күрсәтүен таләп итә аламы?
Җавап: “Этил спирты, алкогольле һәм спиртлы продукция җитештерүне һәм әйләнешен дәүләти җайга салу һәм алкогольле продукцияне куллануны (эчү) чикләү турында” Федераль закон нигезендә, сатып алучының балигълык яшенә җитүенә шикләнгән очракта, сатучы аннан шәхесен раслаучы документ күрсәтүен таләп итүгә хокуклы. Документлар исемлеге РФ Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының 15.04.2011 ел, №524 боерыгы белән билгеләнгән. Болар:
1. Россия Федерациясе территориясендә Россия Федерациясе гражданинының шәхесен раслаучы Россия Федерациясе гражданины паспорты.
2. Гомумгражданлык чит ил паспорты.
3. Россия Федерациясе гражданинының шәхесен раслаучы билгеле бер вакытка бирелгән таныклык.
4. Диңгезче паспорты (диңгезченең шәхесен раслаучы таныклык).
5. Дипломат паспорты.
6. Хезмәт урынында бирелгән (служебный) паспорт.
7. Россия Федерациясе хәрби хезмәткәренең шәхесен раслаучы таныклык яки гражданинның хәрби билеты.
8. Чит ил гражданины паспорты.
9. Россия Федерациясендә яшәүгә хокук бирүче документ (вид на жительство).
10. Россия Федерациясендә вакытлыча яшәүгә рөхсәт.
11. Качык таныклыгы.
12. Россия Федерациясе территориясендә вакытлыча сыену урыны бирү турында таныклык.
Сорау: Алкогольле продукциянең законсыз әйләнеше өчен, әйтик, көмешкә саткан өчен һәм лицензиясез эшчәнлек алып барган өчен гамәлдәге законда нинди административ йогынты чаралары күздә тотылган?
Җавап: Көмешкә саткан өчен ТР КоАП 2.8 статьясы нигезендә 3000 нән 5000 сумга кадәр штраф рәвешендә административ җаваплылык күздә тотылган. Хәзерге вакытта штрафларны арттыру турындагы мәсьәлә карала.
Лицензиясез эшчәнлек өчен ТР КоАП 14.1 статьясының 2 өлеше нигезендә гражданнарга 2 дән 2,5 мең сумга кадәр, вазыйфаи затларга – 4 тән 5 мең сумга кадәр, юридик затларга 40 тан 50 мең сумга кадәр штраф рәвешендә (конфискация белән) административ җаваплылык күздә тотылган.
Сорау: Алкогольле продукцияне ваклап сату хәл ителә торган сәүдә объектының склад бүлмәләренә нинди таләпләр куела һәм бу таләпләр нинди норматив акт нигезендә җайга салына?
Җавап: Хәзерге вакытта Россия Федерациясе территориясендә “Росалкогольрегулирование”нең 26.10.2010 ел, №59 боерыгы белән расланган Куллану төрелмәсендәге (савыт) алкогольле һәм спиртлы продукцияне саклау ягыннан алкогольле һәм спиртлы продукцияне җитештерү һәм әйләнеше өлкәсендә техник шартлар гамәлдә булып килә. Алар алкогольле продукцияне ваклап сату өчен дә гамәлдә булып килә.
Әлеге Техник шартларның 2 пункты нигезендә, алкогольле продукция фәкать бу продукцияне кабул итү, саклау, җибәрү һәм учетын алып бару өчен билгеләнгән, стационар, конструкциясе ягыннан аерым булган бүлмәләрдә генә сакланылырга һәм әлеге бүлмәләр, аерым алганда, түбәндәге таләпләргә җавап бирергә тиеш:
– хезмәт (служебный) бүлмәләреннән, ярдәмче бүлмәләр һәм башка бүлмәләрдән биеклеге склад бүлмәсенең идәненнән түшәменә кадәр булган капиталь стеналар яки вакытлыча эшләнгән төзелеш конструкцияләре (вакытлыча стеналар) белән бүленеп алынырга;
– механик ысул белән эшләп китә торган җилләткеч белән тәэмин ителергә;
– продукцияне саклауның температура-дымлылык режимын контрольдә тотуны үлчәү приборлары (гигрометр-термометрлар, психрометрик гигрометрлар, психрометрлар, термометрлар, склад бүлмәсендә температура һәм дымлылыкны контрольдә тотуны тәэмин итәрдәй башка приборлар) белән тәэмин ителергә;
– җылылык системаларыннан, суүткәргеч һәм канализация торбаларыннан кимендә 1 м ераклыкта, идәннән кимендә 15 см биеклектә урнашкан стеллажлар һәм (яки) аслыклар белән тәэмин ителергә тиеш.
Сорау: 2012 елның 1 июленнән шәһәр җирлекләрендә алкогольле продукцияне ваклап сатуга карата аерым таләпләр ягыннан 22 ноябрь, 1995 ел, №171-ФЗ Федераль законга үзгәрешләр үз көченә керде. Шәһәр җирлекләре, дигән төшенчәне аңлатсагыз иде. Бу төшенчәгә нәрсәләр керә?
Җавап: Шәһәр һәм авыл җирлекләре, дигән терминнар “Россия Федерациясендә җирле үзидарәне оештыруның гомуми принциплары турында” 06.10.2003 ел, №131-ФЗ Федераль законда китерелгән. Әлеге Законның 2 статьясындагы өлеше нигезендә: шәһәр җирлеге – җирле үзидарә турыдан-туры халыкның үзе һәм (яки) сайлап алынулы һәм башка җирле үзидарә органнары тарафыннан хәл ителә торган шәһәр яки бистә ул.
Шул рәвешле шәһәр җирлекләренә, шәһәрләр белән беррәттән, авыл җирлекләре булып тормаучы бистәләр, мәсәлән: шәһәр тибындагы бистәләр, эшчеләр бистәләре һ.б керә.
Сорау: Шәһәрдә һәм авылда хосусый эшмәкәрләр тарафыннан сыра сатуда касса аппаратларыннан файдалануга бәйле хәлләрне аңлатып үтсәгезче.
Җавап: “Этил спирты, алкогольле һәм спиртлы продукция җитештерүне һәм әйләнешен дәүләти җайга салу һәм алкогольле продукцияне куллануны (эчү) чикләү турында” 22.11.1995 ел, №171-ФЗ Федераль законның 16 статьясындагы 6 пункты нигезендә, сыра һәм сыра эчемлекләрен ваклап сатучы оешмалар һәм хосусый эшмәкәрләр мондый максат өчен контроль-касса техникасына ия булырга тиеш (федераль законда башкача билгеләнмәгәндә). Әлеге таләпләр, җәмәгать туклануы хезмәте күрсәткәндә, оешмалар һәм хосусый эшмәкәрләр тарафыннан сыра һәм сыра эчемлекләрен ваклап сатуга кагылмый.
Шуның белән бергә, “Тере акча белән исәп-хисап ясаганда һәм (яки) түләү карталары белән исәп-хисап ясаганда контроль-касса техникасын куллану турында” 22.05.2003 ел, №54-ФЗ Федераль законның 2 статьясындагы 2.1 пункты нигезендә билгеләнгәнчә, Россия Федерациясе Салым кодексының 346.26 статьясындагы 2 пунктында билгеләнгән эшмәкәрлек эшчәнлеге төрләрен хәл итүдә эшчәнлекнең аерым төрләре өчен алдан йөкләнгән керемгә бердәм салым түләүчеләр булып торучы оешмаларның һәм хосусый эшмәкәрләрнең, сатып алучы (клиент) таләбе буенча документ (тиешле товар ( башкарылган эш, күрсәтелгән хезмәт) өчен акча алуны раслаучы товар чегы, квитанция яки башка документ) тапшырганда, контроль-касса техникасын кулланмыйча гына тере акча белән һәм (яки) түләү карталары белән исәп-хисап ясый алулары күздә тотылган.
Шул рәвешле алдан йөкләнгән керемгә бердәм салым түләүчеләр тере акча белән исәп-хисап ясау һәм сатып алучыларның (клиентлар) таләбе буенча документ (тиешле товар, башкарылган эш, күрсәтелгән хезмәт өчен) тапшыру өчен контроль-касса техникасын кулланыргамы-юкмы икәнен үзләре сайлап алуга хокуклы.
Сорау: Хосусый эшмәкәрләргә сыра сату өчен бина-бүлмә мәйданы (шәһәрдә 50 кв.м.) буенча таләпләр кагыламы?
Җавап:  “Этил спирты, алкогольле һәм спиртлы продукция җитештерүне һәм әйләнешен дәүләти җайга салу һәм алкогольле продукцияне куллануны (эчү) чикләү турында” 22.11.1995 ел, №171-ФЗ Федераль законның 16 статьясындагы 6 пункты нигезендә, сыра һәм сыра эчемлекләрен ваклап сатучы оешмалар һәм хосусый эшмәкәрләр мондый максат өчен милектә, хуҗалык алып бару өчен бирелгән, оператив идарәдәге яки арендага бирелгән стационар сәүдә объектларына һәм склад бүлмәләренә ия булырга тиеш. Законда сыра һәм сыра эчемлекләрен ваклап сатуда бина-бүлмә мәйданына карата таләпләр күздә тотылмаган.
Сорау: Алкогольле продукцияне сату рөхсәт ителмәгән якын-тирә территорияне билгеләү тәртибе буенча соравым бар. Бу бериш авыл җирлекләре өчен 100 м булса, икенче беришләре өчен нигәдер 30 м гына. Якын-тирә территорияне билгеләү турында җирле үзидарә органы карарлары булмаган очракта якында урнашкан объектка тыюлар кагылмый дигән сүзме?
Җавап: Этил спирты, алкогольле һәм спиртлы продукция җитештерүне һәм әйләнешен дәүләти җайга салу һәм алкогольле продукцияне куллануны (эчү) чикләү турында” 22.11.1995 ел, №171-ФЗ Федераль законның 16 статьясындагы 2 пунктында алкогольле продукцияне ваклап сату тыелган урыннар күрсәтелгән. Болар: балалар, мәгариф, медицина оешмалары, спорт корылмалары, мәдәният оешмалары, җәмәгать транспортының барлык төрләре, аның тукталыш пунктлары, ягулык салу станцияләре, күпләп һәм ваклап сату базарлары, вокзаллар, аэропортлар һәм аларның якын-тирәсендәге территорияләр.
Ә якын-тирә территорияләргә чикләре Россия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан билгеләнгән тәртиптә җирле үзидарә органнары карарлары белән билгеләнә торган, биналар һәм корылмаларның якын-тирәсендәге җир кишәрлекләре керә.
Моннан шундый нәтиҗә ясарга була: җирле үзидарә органнары карарлары юк икән, димәк, югарыда күрсәтеп үтелгән объектлардан алкогольле продукцияне сатучы объектларга кадәр минималь ераклык билгеләнмәгән дигән сүз. Якын-тирә территорияләрнең минималь һәм максималь ераклыклары Законда билгеләнмәгән. Әлеге мәсьәлә җирле үзидарә органнары каравына тапшырылган.
Сорау: Тукталышлардагы, ягулык салу станцияләрендәге сәүдә павильоны стационар булып саналган һәм анда җәмәгать туклануы хезмәте күрсәтү белән шөгыльләнгән очракта, бу сәүдә объектында сыраны ваклап сату эшчәнлеген хәл итеп буламы?
Җавап: 2012 елның 1 июленнән сыра һәм аның нигезендә җитештерелә торган сыра эчемлекләре алкогольле продукциягә керә.
Шәһәр һәм шәһәр яны җәмәгать транспортының (гомуми файдаланудагы транспорт) барлык төрләренең тукталыш пунктларында, ягулык салу станцияләрендә алкогольле продукцияне ваклап сату рөхсәт ителми (Этил спирты, алкогольле һәм спиртлы продукция җитештерүне һәм әйләнешен дәүләти җайга салу һәм алкогольле продукцияне куллануны (эчү) чикләү турында” 22.11.1995 ел, №171-ФЗ Федераль законның 16 статьясындагы 2 пункты).
Сорау: Законда сыра сату буенча нинди үзгәрешләр бар?
Җавап: 2012 елның 1 июленнән сыра һәм сыра эчемлекләре алкогольле продукциягә керә. Сыраны ваклап сатуны юридик затлар да, хосусый эшмәкәрләр дә хәл итә ала. Эшчәнлекнең әлеге төре лицензияләнми.
Сыра һәм сыра эчемлекләрен ваклап сатучы хуҗалык итү субъектлары өчен 2012 елның 1 гыйнварыннан әлеге продукцияне сату күләмнәрен декларацияләү кертелде.
Декларацияләр тапшыру тәртибе һәм аларның формасы “Этил спирты, алкогольле һәм спиртлы продукция җитештерү, әйләнеше һәм (яки) аннан файдалану күләме турында декларацияләр тапшыру хакында”09.08.2012 ел, №815 Россия Федерациясе Хөкүмәте карары белән билгеләнгән.
2013 елның 1 гыйнварыннан, алкогольсез сырадан (этил спирты микъдары 0,5 процентка кадәр булган) тыш, стационар булмаган сәүдә объектларында һәм төнлә (22.00 дән 10.00 сәгатькәчә) сыра сатуны тыю гамәлдә булып килә.
Сыра һәм сыра эчемлекләрен сатучы товарны озату документларына: товар-транспорт накладноена һәм тиешенчә рәсмиләштерелгән товар-транспорт накладноена белешмәгә (А һәм Б бүлекләр) ия булырга тиеш.
Моннан тыш:
алкогольле продукцияне (сыра һәм сыра эчемлекләреннән тыш) авыл җирлекләрендә ваклап сатучы оешмалар 2012 елның 1 июленнән мондый максат өчен милектә, хуҗалык алып бару өчен бирелгән, оператив идарәдәге яки арендага бирелгән (срогы килешүдә билгеләнеп, бер ел һәм аннан күбрәк тәшкил иткән) гомуми мәйданы 25 квадрат метрдан ким булмаган стационар сәүдә объектларына һәм склад бүлмәләренә, шулай ук контроль-касса техникасына ия булырга тиеш.
Алкогольле продукцияне (сыра һәм сыра эчемлекләреннән тыш) шәһәр җирлекләрендә ваклап сатучы оешмалар 2012 елның 1 июленнән мондый максат өчен милектә, хуҗалык алып бару өчен бирелгән, оператив идарәдәге яки арендага бирелгән (срогы килешүдә билгеләнеп, бер ел һәм аннан күбрәк тәшкил иткән) гомуми мәйданы 50 квадрат метрдан ким булмаган стационар сәүдә объектларына һәм склад бүлмәләренә, шулай ук контроль-касса техникасына ия булырга тиеш.
Сыра һәм сыра эчемлекләрен ваклап сатучы оешмалар һәм хосусый эшмәкәрләр мондый максат өчен милектә, хуҗалык алып бару өчен бирелгән, оператив идарәдәге яки арендага бирелгән стационар сәүдә объектларына һәм склад бүлмәләренә, шулай ук контроль-касса техникасына ия булырга тиеш (федераль законда башкача күздә тотылмаганда).
Алкогольле продукцияне сатуга кагылышлы барлык мәсьәләләр буенча Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенә һәм аның территориаль органнарына мөрәҗәгать итәргә була (ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе телефоны: (843) 278-92-00).
Белешмә өчен:
Этил спирты, алкогольле һәм спиртлы продукция җитештерүне һәм әйләнешен дәүләти җайга салу һәм алкогольле продукцияне куллануны (эчү) чикләү турында” Федераль законның 16 статьясындагы 2 пунктның 2 абзацы нигезендә, балалар, мәгариф, медицина оешмаларында, спорт корылмаларында, аларның якын-тирә территорияләрендә алкогольле продукцияне (шул исәптән сыра) ваклап сату рөхсәт ителми.
Җәмәгать транспортының (шәһәр һәм шәһәр яны) тукталыш пунктларында, ягулык салу станцияләрендә, күпләп һәм ваклап сату базарларында, вокзалларда, аэропортларда, гражданнарның башка күпләп җыелу урыннарында һәм Россия Федерациясе субъектларының дәүләт хакимияте органнары тарафыннан билгеләнгән югары дәрәҗәдә хәвеф чыганакларының урнашу урыннарында алкогольле продукцияне сатуга шундый ук тыю гамәлдә булып килә. Әлеге чикләүләр аларның якын-тирә территорияләренә дә кагыла.
Алкогольле продукцияне ваклап сату тыелган социаль-мәдәни объектларның урнашу урыннарының, гражданнарның күпләп җыелу урыннарының һәм югары дәрәҗәдә хәвеф чыганакларының урнашу урыннарының якын-тирә территорияләрен билгеләү тәртибе (Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 29.10.2010 ел, №867 карары белән расланган) нигезендә, якын-тирә территорияләр Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре җирле үзидарә органнарының хокукый актлары белән билгеләнә.
“Татарстан Республикасы территориясендә алкогольле продукцияне ваклап сату вакытын чикләүне билгеләү турында” 22.11.2010 ел, №80-ТРЗ ТР Законы нигезендә, 22.00 сәгатьтән 10.00 сәгатькәчә алкогольле продукцияне ваклап сатуны тыю гамәлгә кертелде (бар, кафе, рестораннардан тыш).

Соңгы яңарту: 2019 елның 8 июле, 10:05

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International