Премиум-класс ак аракыларының дегустациясе
18.05.2012

Республикада 2012 нче елдаалкогольле продукцияне ваклап сату структурасында ак аракы сату 63%ны алып тора.Татарстан Республикасында 2012 нче елның 4 ае эчендә ваклап сату челтәрендә 1418,1 мең дал ак аракы сатылган.
Республика кибетләрендә кулланучыга Россия һәм чит илләр җитештерүчеләренең 1 литры 500 сумнан арткан 100дән артык ак аракы төре тәкъдим ителгән.
Соңгы елларда шундый ак аракыларның чагыштырма күләме үсә һәм хәзерге вакытта 4%тан артыгракны тәшкил итә, ә 2010 нчы елда ул 2, 4% иде. 
Татарстан Республикасында «Татспиртпром» ААҖ аракының 50 төрле тирәсе исемдәге ак аракы җитештерелә, шул исәптән 4се премиаль бәя сегментында – бу «Ханская», «Ханская limited Еdition», «Акдов» һәм «STERVA».
2012 нче елның гыйнвар - апрель айларында «Татспиртпром» ААҖ филиаллары белән 1623,8 мең дал ак аракы җитештерелгән, шул исәптән премиаль бәя сегментында 15,9 мең дал.
Премиум – класс ак аракыларның чагыштырма күләме Республикада җитештерелгән ак аракының гомуми күләменең 1% тын тәшкил итә.
Дегустациягә тәкъдим ителгән ак аракылар арасында «Татспиртпром» ААҖ филиалының «Казанский ликероводочный завод»ында җитештерелгән «Акдов» аракысы (2,0 мең дал), «Парламент Продакшн» ҖЧҖдә җитештерелгән «Парламент» (1,7 мең. дал), «Русский стандарт водка» ҖЧҖдә җитештерелгән «Русский стандарт» (1,1 мең. дал) ак аракылары 2012нче елның 1нче кварталында иң күп сатылучылар булдылар.


артка

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International